Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстандагы һәлакәттә әнисе белән улының гомере өзелгән һәм биш кеше имгәнгән

Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты. Башлангыч мәгълүматлар буенча,...

Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.
Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. "BMW" белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/28/156918/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев