Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстандагы “Туган тел” бәйгесендә җиңүчеләр Казанга концерт белән килде

Тамашаны Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары да карады. Кичә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Башкортстанда узган яшь башкаручыларның "Туган тел" бәйгесендә җиңүчеләренең концерты булды. Тамашада "Туган тел" бәйгесенең алдагы еллардагы җиңүчеләре Рәдиф Зарипов, Алия Карачурина, Артур Шугаепов, Айрат Халиков, Дамирә Сәетова, Ринат...

Тамашаны Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары да карады.
Кичә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Башкортстанда узган яшь башкаручыларның "Туган тел" бәйгесендә җиңүчеләренең концерты булды.
Тамашада "Туган тел" бәйгесенең алдагы еллардагы җиңүчеләре Рәдиф Зарипов, Алия Карачурина, Артур Шугаепов, Айрат Халиков, Дамирә Сәетова, Ринат Сабирҗанов, Лилия Гаязова, Фидан Бикмурзин, Илсаф Абдуллин, Айнур Исламов, Лилия Хөсәенова, Ленар Шәймөхәммәтов чыгыш ясады. "Туган тел" бәйгесендә катнашкан Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин хәзерге вакытта гастрольләрдә булу сәбәпле, бу кичтә чыгыш ясый алмады.
Кичәдә "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры һәм "Хәзинә" тальянчылар ансамбле дә катнашты.
Концертның беренче өлешендә татар халык җырлары яңгырады. Икенче өлештә төрле җырларны, шулай ук үзләре иҗат иткәннәрен дә башкаручылар шактый иде.
Тамашаны карарга II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары килде.
"Туган тел" бәйгесенә нигез салучы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан вәкиле Алик Локманов артистларның югары әзерлекләрен билгеләп үтте.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Башкортстаннан күп талантлар чыгуы турында шаяртып алды. "Башкортстанда кояш ике сәгатькә иртәрәк чыга һәм сандугачлар да иртәрәк сайрый башлый. Безнекеләр йоклаганда, алар инде ике сәгать сайрап, өлгереп, Татарстанга килә баралар", - диде ул.
Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, концертта катнашучы һәр кешегә дә рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрне тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены уза.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/04/161310/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев