Актаныш

Башладың галәмгә юлны басудан, буразнадан...

Район авыл хуҗалыгы тармагында җуелмас эз калдырган, чирек гасыр "Радио" һәм "Коммунизмга" колхозларында җитәкчелек иткән, "Почет Билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Кәрам Гариповка быел 90 яшь тулган булыр иде... Шул уңайдан, 26 ноябрь көнне Туган як музеенда "Туган җирнең данлы кешеләре" циклыннан үткәрелгән хәтер киче язмышы туган төбәгеннән...

Район авыл хуҗалыгы тармагында җуелмас эз калдырган, чирек гасыр "Радио" һәм "Коммунизмга" колхозларында җитәкчелек иткән, "Почет Билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Кәрам Гариповка быел 90 яшь тулган булыр иде... Шул уңайдан, 26 ноябрь көнне Туган як музеенда "Туган җирнең данлы кешеләре" циклыннан үткәрелгән хәтер киче язмышы туган төбәгеннән аерылгысыз булган, биредә үзенең олы бәхетен тапкан күренекле шәхес - Кәрам Гарипов хакындагы җылы истәлекләргә үрелеп барды.
Татарстан күләмендә тәҗрибә уртаклашырлык сүзе булган рәиснең язмышы кызыклы һәм гыйбрәтле. Үзенең хезмәт биографиясен Мәскәүдә, эшчеләр арасында токарь булып башлаган Кәрам Гарипов туган ягына кайткач та һөнәрен ташламый, Актаныш МТСында токарь булып эшен дәвам иттерә. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң ул токарь да, кырчылык бригадасы бригадиры да, "Сельхозтехника"ның район берләшмәсендә остаханә мөдире булып та эшли. 1962 елдан башлап ул хуҗалык белән җитәкчелек итә башлый.
Хезмәт биографиясен Бөек Ватан сугышының сынаулы көннәрендә башлап җибәргән коммунист Гарипов үзенең гаделлеге, тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән күпләрнең ихтирамын казана, хөкүмәтебез аның фидакарьлеген Хезмәт Кызыл Байрагы, "Почет билгесе" һәм Ленин орденнары белән билгели. Әлбәттә, барлык уңышны да бер рәискә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Хезмәттә ирешелгән уңышларда үз эшенең остасына әверелгән белгечләр, алдынгы колхозчыларның өлеше зур була. Кәрам Гарипов җитәкчелек иткән чорларда хөкүмәтнең күп санлы югары бүләкләренә лаек булган әлеге колхоз авыллары чын мәгънәсендә яшәүнең бәхетле чорын кичерә.
Бу - гади крестьяннарның Совет власте елларында узган данлы юлын чагылдыручы мисаллар. Коллектив белән уртак тел таба белү, эшне белеп, җиренә җиткереп башкару, хезмәтне фән кушканча оештыру - болар акыллы рәис эшчәнлегендә тупланган тәҗрибә энҗеләре.
Музейның Хезмәт даны залына килеп керүгә иң беренче булып байраклар күзгә ташлана. Аларның икесе "Коммунизмга" хуҗалыгыныкы. Берсе - игенчелек культурасын күтәрү, туфрак эшкәртү һәм ашлауны яхшырту, югары репродукцияле орлыклар чәчүне киң куллану, чүп үләннәренә каршы көрәшне көчәйтү, фән казанышларын һәм алдынгылар тәҗрибәсен гамәлгә кыю кертү, сугаруга зур әһәмият бирү нигезендә авыл хуҗалыгы культураларыннан елның елына югары уңыш үстергән өчен 1970-1971 хуҗалык елы нәтиҗәләре белән Бөтенроссия ярышында җиңеп, РСФСР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан бирелгән Кызыл Байрак.
Ә икенчесе - 1971-1976-1978 хуҗалык елы нәтиҗәләре буенча Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңү яулаган өчен әлеге колхозга КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты тапшырган Кызыл Байрак. Кәрам Гариповичның хезмәт казанышлары турында сөйләүче күп кенә хөкүмәт бүләкләре, фотосурәтләр дә Туган як музеенда саклана.
Кичә музей хезмәткәрләре тарафыннан 70 нче елларда кино тасмасына төшереп алынган язма, гаилә һәм эшчәнлек альбомыннан презентация, Кәрам Гариповның үзе башкаруында "Богадым" җыры, аңа багышлап язылган "Председатель" поэмасыннан һәм китаплардан өзекләр белән баетылып алып барылды. Актаныш җирендә көч-куәт алып, район данын еракларга ирештергән бу ил егетенең хезмәт батырлыгы турында авыз тутырып сөйләрлек сүзләр дә күп җыелган. Кичәдә катнашучылар арасында Кәрам Гариповның хезмәттәшләре дә бар иде: Марсель Миңнеголов - "Радио" колхозында склад мөдире, бригадир булып эшләгән; Тәхия Кәшбразыева - "Коммунизмга" колхозының Ленин орденлы алдынгы терлекчесе; Фирнаял Шәвәлиев - шул чорларда "Коммунизмга" колхозының партоешма җитәкчесе - барысы да Кәрам Гариф улы белән хуҗалыкны иңне-иңгә куеп алып барганлыклары, хезмәт сөючән якташлары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, яхшы күңелле, кешелекле, ярдәмчел җитәкчеләрен сагынып искә алдылар. Музейның даими кунакларыннан Актанышның беренче мактаулы гражданы, ике дистә ел район хуҗалыгы белән оста җитәкчелек иткән Баязит Мөхәммәтов, Татарстанның атказанган агрономы, "Үзәк" колхозы рәисе Флүн Галиуллин, "Кызыл көч" күмәк хуҗалыгының Ленин орденлы җитәкчесе Гадел Сәлахетдинов, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, район агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы җитәкчесе Мөдәрис Ханов та районыбыз үсешендә хезмәткә иҗади карашлы Кәрам Гариповның һәм аның кул астында эшләгән данлыклы якташларының өлеше бик зур икәнлекне ассызыкладылар.
Аңардан соң "Тамыр" хуҗалыгы белән иң озак һәм нәтиҗәле идарә итүче, хуҗалыкны алдынгылар исәбендә тоту өчен бөтен көчен куеп, эшне алга карап оештыручы Ильяс Мирзаянов та остазын бары тик яхшы яктан гына искә алды. Легендар рәиснең кияве Рафаэль Зәйнуллин һәм кызлары исә, әтиләренең ничек итеп үз эшенә җанын бирердәй булып, янып һәм көеп йөрүе, аның уңышларында әниләре Мостафидә апаның өлеше зур икәнлеген, гаиләдә үрнәк ир һәм әти булган Кәрам Гарипов белән горурлануларын яратып, сагынып, күз яшьләре аша җиткерделәр.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: