Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башланды...

Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә 1 апрельдән 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Барлык әйберләргә бәя күтәрелү вакытлы матбугат чараларына да тәэсир итмичә калмады. Бу безнең "Актаныш таңнары" газетасына да кагылды. 2016 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылу 624 сумга төшә иде, тик газетабыз Россиядәге социаль-мөһим басмалар...

Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә 1 апрельдән 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Барлык әйберләргә бәя күтәрелү вакытлы матбугат чараларына да тәэсир итмичә калмады. Бу безнең "Актаныш таңнары" газетасына да кагылды. 2016 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылу 624 сумга төшә иде, тик газетабыз Россиядәге социаль-мөһим басмалар исемлегенә кертелде, һәм нәтиҗәдә газетага яздыру бәясенә ташлама бирелде. Шуның бәрабәренә 2016 елның икенче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасына язылу 594 сумны тәшкил итә.
Сезгә тагын бер мәгълүматны ирештерәсе килә, хөрмәтле абунәчеләребез. Газетабыз киләсе яртыеллыктан атнага бер тапкыр гына чыга башларга тиеш иде. Сезнең мәнфәгатьләрне кайгыртып һәм яңалыкларның сезгә соңга калып барып ирешәчәген уйлап, район җитәкчеләренең һәм мөхәрриятнең тырышлыгы белән ул элеккечә, ягъни атнага ике тапкыр чыга торган булып калды.
594 сум, әлбәттә, күп кебек. Ләкин, килешәсездер, бер тапкыр кибеткә кереп, әлеге бәягә алган товар яки продукция сумкаларыбызның төбендә генә була. Ә газетабыз сезгә ярты ел буе рухи азык булып, күңелләрегезне баетып торачак. Киләчәктә дә бергә булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев