Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату вакыты игълан ителде

Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимовны иртәгә, 13 гыйнварда, Уфадагы мөселман зиратында җирлиләр.

 

 

          Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме Уфада «Башкортстан» дәүләт концертлар залында була. Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комитеты утырышында, республика башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча, шундый карар кабул ителгән.

9.00-12.00 сәгатьтә теләге булган һәркем республиканың Беренче Президенты белән хушлашырга килә ала. Мәтәм чарасы 12.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда БР башлыгы сайтында хәбәр ителә.

Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озату чаралары 11.00 сәгатьтән башлап Башкортстан иярченле телевидениесендә, «Башкортостан 24» һәм «Вся Уфа» телеканалларында туры эфирда күрсәтелә.

  • Башкортстанның Беренче Президенты Мортаза Рәхимов кичә 88 яшендә вафат булды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев