Актаныш

«Бай» пенсионерлар да салым түләргә мәҗбүр

Чебешләрне көзен саныйлар, дигән мәкальне заманчалаштырып, акчаларны көзен саныйлар, дип үзгәртәсе килә. Көз җитү белән чыгымнар да арта. Халык, билен кысып буып, булган байлыгын тартып-сузып җиткерергә тырыша. Алда торган зур бурыч - салымнарны вакытында түләү. Беләсездер инде, без кибеттән ипи белән сөт сатып алган өчен дә салым түлибез. Алай гына...

Чебешләрне көзен саныйлар, дигән мәкальне заманчалаштырып, акчаларны көзен саныйлар, дип үзгәртәсе килә. Көз җитү белән чыгымнар да арта. Халык, билен кысып буып, булган байлыгын тартып-сузып җиткерергә тырыша. Алда торган зур бурыч - салымнарны вакытында түләү.
Беләсездер инде, без кибеттән ипи белән сөт сатып алган өчен дә салым түлибез. Алай гына да түгел, үз акчабызны түләп күрсәтелгән һәр хезмәт өчен бездән салым тотыла.
Ә көз җитү белән күчемсез милек, җир, транспорт өчен дә ачка чыгарып салырга туры килә. Башка елларда аны 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк булса, быел вакытын озайттылар. Бурычларны 1 декабрьгә кадәр капларга кирәк. Бу шул яктан отышлы: түләү турындагы кәгазь көзен генә килә. Кеше җәйге ялдан эшкә чыга, димәк, аның югалуы икеле.
Элек бурыч турындагы бу язу почта аша таратыла иде. Хәзер Федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетын булдырган кешегә әлеге белдерү электрон почта аша гына җибәрелә. Татарстанда андыйларның саны 500 меңнән артык. Шуларның күбесе әле һаман да салым белдерүенең килмәвеннән зарлана. Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5нче районара инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
"Хатлар тиз арада килеп җитәчәк"
- Бүген без салымнарны исәпләү белән мәшгульбез, теркәү оешмалары белән эшлибез. Күпләр инде электрон почта аша әлеге хәбәрнамәне алды. Калганнарга да шушы атна-ун көн эчендә килеп җитәчәк. Әгәр дә хәбәр ноябрь уртасында да күренми икән, салым түләүче, милек теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Яисә 8 800 2222222 бердәм федераль номерына шалтырата ала. Безгә теркәүгә куелган милек, җир хакында - Росреестр, автомобиль турында ЮХИДИ идарәсе мәгълүмат бирә. Шулар нигезендә салым күләмен исәпләп чыгарабыз. Быелдан төзелеп бетмәгән объектлар өчен дә җавап тотарга кирәк. Ул теркәүгә куелырга өлгергән икән, салым түлисе була, - ди Мөнир Шәйдуллин.
Күпләрне пенсионерларга нинди өстенлекләр бирелүе кызыксындыра. Лаеклы ялдагы кешеләргә бары тик милек салымына гына ташламалар каралган. Транспорт һәм җирнекен алар тулысынча түли. Милекнең исә кадастр бәясе буенча иң кыйммәтлесе сайлап алына.
- Пенсионерлар өчен салым түләү буенча да яңалыклар бар. 2015 елдан башлап, пенсионер бер төрдәге объектларның берсе өчен генә салымнан азат ителә, - ди Мөнир Әмир улы. - Аның бер фатиры, бер йорты, бер гаражы бар икән, пенсионер салым түләми. Әгәр аның исемендә ике фатир, ике йорт теркәлсә, фатир һәм йортның берсе өчен бурычын кайтарырга тиеш була. Тик бер "ләкин" бар. Милкеңнең базар бәясе 300 млн сумнан артып китә икән, аңа салымны тулаем түләргә туры киләчәк. Бу калын кесәле абзыйларның салымнан качып, үз байлыгын туган-тумачасына яздыру ихтималын күздә тотып эшләнгән булса кирәк.
Бу аңлашыла да: икешәр фатир, икешәр йорт хуҗасының елга бер тапкыр гына салым түләрлек хәле бар дигән сүз.
Быелдан күпләр өчен күңелле яңалык та бар. Хәзер милеккә салымны аның базар бәясеннән чыгып түлибез. Бу исә дүрт катлы коттеджда яшәүче дә, дүртпочмаклы авыл өендә гомер сөрүче дә салымны бер үк күләмдә түләми дигән сүз. Моннан тыш, салым күләме дүрт ел дәвамында 20 процентка артып барачак.
________________________________________
Салым түләгәндә тагын кемнәргә ташламалар каралган соң?
Милек салымы:
- беренче, икенче, өченче төркем инвалидаларга;
- тумыштан инвалидларга;
- чернобыльчеләргә;
- 20 ел яки аннан да күбрәк хезмәт стажы булган хәрбиләргә;
- әфганчыларга;
- туендыручысын югалтучыларга.
Җир салымы:
- Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Дан Орденының тулы кавалерларына;
- 2004 елның 1 гыйнварына кадәр инвалидлык алган беренче һәм икенче төркем инвалидларга;
- хезмәт эшчәнлеге буенча өченче дәрәҗә чикләүгә ия һәм беренче, икенче төркем инвалидларга;
- балачактан инвалидларга;
- Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм тыл хезмәтчәннәренә.
- Моннан тыш, чернобыльчеләргә һәм әфганчыларга, 1994 елның декабреннән 1997 елның гыйнварына кадәр Чечен Республикасында һәм Россиянең Чечен чигендә урнашкан, хәрби конфликтлар зонасына кергән территорияләрендә хезмәт итүчеләргә.
Транспорт салымы:
- Чернобыльчеләргә - бер транспорт чарасына;
- Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларына, III дәрәҗә Дан ордены һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнүчеләргә - бер транспорт чарасына;
- беренче һәм икенче төркем инвалидларга - 100 ат көченә кадәрге бер машинага;
- Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга - 110 ат көченә кадәрге бер автомобильгә.
________________________________________
Исемлеккә карасаң, ул бик чуар. Шуның өстенә, кайбер категория гражданнар күптән вафат яки бармак белән генә санарлык. Киләчәктә ташламаларга ия булучылар исемлеге яңартылырмы? Монысы билгесез.
- Иртәгә ни буласын әйтә алмыйбыз. Әлегә кабул ителгән шушы закон нигезендә эшлибез. Киләчәктә ташламаларга ия яңа төркемнәр расланса, һичшиксез, ул турыда хәбәр басылып чыгачак, - ди Мөнир Шәйдуллин.
Салымнар кая китә?
Без түләгән салымнар кая китә соң? Билгеле, алар чит өлкәгә озатылмый, җирле хакимияттә туплана. Бу акчалар тәртип саклау, сәламәтлекне кайгырту, юллар төзелеше, белем бирү һ.б. кирәк-яракка тотыла. Мәсәлән, транспорт салымы төбәкнеке булып санала һәм ул Татарстанда гына кала. Соңгы дистә елда республика юлларының яхшыруы бәхәссез. Моны хәтта Россиянең чит өлкәләреннән килгән туристлар, ерак юлларга йөреп эшләүчеләр дә таный. Парк һәм скверлар яңартылу, балалар бакчалары ачылу, яктырткычлар кую, чүп контейнерлары урнаштыру һ.б. өчен салым акчалары тотыла.
- Әгәр без салым системасы кертелгән җәмгыятьтә яшибез икән, һәр гражданин аны вакытында кайтарырга бурычлы. 1 декабрьгә исәп-хисап ясамаучыларның салымы өчен 2 декабрьдән пеня арта башлый. Салым зуррак булган саен, пеня күләме дә арта. Ике атнадан исә без мондый намуссыз затларга кисәтү кәгазе җибәрәбез. Аңа да җавап бирмәсәләр, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Аларның барысын да бурычлы кеше түли. Суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейдка чыгып, салым түләмәүченең машинасына арест салырга мөмкин. Шулай ук таможня хезмәткәрләре тарафыннан да бурычлылар еш тоткарлана. Чит илгә китәргә теләгәндә, салым түләмәгән өчен ялларыннан колак кагучылар да булды, - ди Мөнир Шәйдуллин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: