Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БДБ илләренең беренче уеннарына волонтерлардан гаризалар кабул ителә

Кабул итүне ачу тантанасы бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узды.

ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов  белдергәнчә, программа бик киң һәм бай булачак.

Казаннан килгән волонтерларны Универсиада авылында урнаштырырга  уйлаганнар.

Шулай ук волонтерларның минималь яшен дә билгеләделәр -16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше заявка бирә ала. Катнашучы һәр илдән 15әр волонтер киләчәк, алар үз илләренең спортчыларына бәйле булачак.

Реклама

БДБ илләренең Беренче уеннарында 14-23 яшьлек 2500 спортчы катнашачак. Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар узачак һәм 230 комплект медаль уйнатылачак. Уеннар шулай ук БДБ илләре командалары өчен дә ачык.

Ярышлар Казанда 20-27 августта узачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев