Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БДИга металл детектор аша

БДИ... Күпме укучыларның, әти-әниләрнең төн йокыларын качырган сүз бу. Мәктәп бусагасын әле генә атлап кергән укучыларга да БДИ сүзенең мәгънәсен беренче сыйныфтан ук төшендерә башлыйлар. Ә бердәм дәүләт имтиханнарын бирү елдан-ел катлаулана бара. XI сыйныфка аяк басуга, укучы күңелен, быел тагын нәрсә уйлап чыгарырлар икән инде, дигән уйлар кимерә башлый....

БДИ... Күпме укучыларның, әти-әниләрнең төн йокыларын качырган сүз бу. Мәктәп бусагасын әле генә атлап кергән укучыларга да БДИ сүзенең мәгънәсен беренче сыйныфтан ук төшендерә башлыйлар. Ә бердәм дәүләт имтиханнарын бирү елдан-ел катлаулана бара.
XI сыйныфка аяк басуга, укучы күңелен, быел тагын нәрсә уйлап чыгарырлар икән инде, дигән уйлар кимерә башлый. Ел әйләнәсе әзерләнүләр, репетиторга йөрүләр, йокысыз төннәр, стресслар... болар берсе дә эзсез узмый. Ә шулай да имтиханнарны бирергә кирәк. Моның өчен әти-әниләрдән дә, укытучылардан да, укучыларның үзләреннән дә зур сабырлык сорала.
Мәгълүм булганча, быел бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруда таләпләр тагын да арта. Моны имтиханнар вакытында кагыйдәләрнең күп бозылуы белән аңлаталар. Быел республикада имтихан бирү пунктлары кыскарачак. Барлык пунктларга да видеокамералар урнаштырылачак, ә кайбер пунктларда имтихан барышы он-лайн рәвештә күрсәтеләчәк.
Узган атнада Актанышның беренче мәктәбендә XI сыйныф укучылары яңа таләпләр нигезендә математикадан бердәм дәүләт имтиханы биреп карадылар. Имтиханга һәр укучыны паспортын, сынауга кертү документын карап, полиция хезмәткәре тарафыннан металл детектор белән тикшереп керттеләр.
Тулы мәгълүмат газетның Җомга, 28 март, 2014 23 (9870) санында укый аласыз
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев