Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бәдрәф белән мунча өчен салым түләргәме?

Социаль челтәрләрдә, ватсапта таралган салым белән бәйле хәбәрләр авыл халкының, бакчачыларның тынычлыгын алды. Имеш, Салым кодексына 2018 елдан кергән яңа үзгәрешләр буенча, хәзер теплица, мунча, хәтта бәдрәф өчен дә салым түләргә туры киләчәк. Хәтта ничә сум икәнен дә исәпләп чыгарганнар. Әйтик, бәдрәфкә ел саен 50 сум салым каралган, ди. Барлык...

Социаль челтәрләрдә, ватсапта таралган салым белән бәйле хәбәрләр авыл халкының, бакчачыларның тынычлыгын алды. Имеш, Салым кодексына 2018 елдан кергән яңа үзгәрешләр буенча, хәзер теплица, мунча, хәтта бәдрәф өчен дә салым түләргә туры киләчәк.
Хәтта ничә сум икәнен дә исәпләп чыгарганнар. Әйтик, бәдрәфкә ел саен 50 сум салым каралган, ди. Барлык объектларны бергә кушсаң, елына мең сумнан артык салым җыела. Бу хакта ишеткәннән соң, теплицаларын сүтеп атарга теләүче укучыларыбыз да булды хәтта. Әлеге яңалыкка аңлатма бирүне сорап, Татарстан буен¬ча федераль салым хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
Белгечләр аңлатуынча, аларга да бу хакта борчылып мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Әмма бернинди яңа закон юк. Дөрес, салым кодексына үзгәрешләр кергән булган, тик 2015 елда ук. «Юк-бар хәбәрләргә ышанганчы, салым кодексының 32нче бүлеген укып чыгарга киңәш итәм», - ди Татарстан буен¬ча федераль салым хезмәте идарәсенең милек салымы бүлеге җитәкчесе Елена Корчагина. Закон нигезендә, торак булмаган биналар, әйтик, җәйге бакча, мунча, башка объектлар милек теркәүнең бердәм реестры аша узарга тиеш.
Теркәү узган биналарга салым каралган. Салым кодексының 32нче бүлеге 407нче маддәсе буенча, 50 квадрат метр¬дан да кечерәк мәйдандагы биналарга налог салынмый. Теплица, бәдрәф, утын сарайлары кебек кечкенә биналарны теркәү-теркәмәүне кеше үзе хәл итә. Аларны теркәү мәҗбүри түгел. Әгәр бина дәүләт реестрында теркәлмәгән икән, димәк, аның өчен салым да түләнми дигән сүз.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=22052
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев