Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

«Бөек Болгар» урта гасыр көрәше фестивален бушлай карарга мөмкин булачак

Чара ике көн дәвамында — 26 һәм 27 сентябрьдә узачак.

«Бөек Болгар» урта гасыр көрәше фестивале быел керү билетларсыз узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә «Үткәнгә сәяхәт» агентлыгы директоры, чараны оештыручы Алексей Кокурин хәбәр итте.

“Быел катлаулы вакытта халык акчасын мөмкин кадәр азрак сарыф итсен өчен, һәм урта гасырлар көрәше белән хозурлансын өчен шулай эшләдек”, - диде спикер.

Чара ике көн дәвамында — 26-27 сентябрь көннәрендә Болгарда узачак. Элек бу чара бары җәй көне генә үткәрелде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында срокларны күчерергә карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев