Актаныш

БЕЛЕП ТОРУ ЗЫЯН ИТМӘС: Татарстанда, цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле, “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак

Агымдагы елның 3 июненнән Татарстандацифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак.

Цифрлы телевидениегә ничек кушылырга?


Агымдагы елның 3 июненнән Татарстандацифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак. Гади тел белән әйткәндә, әгәр сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз икән, җәй башында әлеге мөмкинлек бетәчәк. Күңелсез хәлгә тарымас өчен, алдан хәстәрен күрергә тәкъдим итәбез һәм күпсанлы халык соравы буенча сезне борчыган барлык сорауларга да җавап бирергә тырышырбыз. 
 

Нәрсә ул цифрлы телевидение?


Тормыш бер урында таптанмый. Аналог сигнал бүгенге көндә искереп бара, шуңа да аны цифр сигналына алыштыру замана таләбе. Цифрлы телевидениенең өстенле яклары бик күп: ул аналог кебек үк бушка булачак, рәсем һәм тавыш ягыннан күпкә сыйфатлырак. Бүгенге көндә әлеге сигналга кушылганнар 20 канал карый ала. 


Цифрлы телевидениягә күчү өчен нәрсә кирәк?


Яңа телевизор, йөз төймәле, башваткыч заманча аппаратура кебек әллә нәрсәләр кирәкми монда. Чыгымнары минималь. Теләсәкайсытелевизорны да цифрлытелевидениегәтоташтырыпбула. Бары тик төрлеаппаратларөченкуштыруысулларыгынаберазаерыла. Әлбәттә, телевизорыгыз яңа икән, аны “цифрга» тоташтыру да гадирәк булачак. Заманча яссы телевизорларның күбесендә DVB-T2 стандарт тапшыру сигналы кулланыла. Цифрлы телевидение өчен кирәк җайланмалар үзенә урнаштырылган була. Гадәттә бу 2013 елдан соң чыккан телевизорларда күзәтелә. Аларга антенна гына тоташтырасы. Әгәр инде техникагыз чал тарихка кереп бара икән, бу да әле аны яңартырга сәбәп түгел. Бары тик DVB-T2 сигналын алучы махсус ресивер (приставка) һәм ДМВ-диапозонлыантенна сатып алу шарт.Әлбәттә гадәти антенна да бара. Бу вакытта сез цифрлы һәм аналог сигналдан килгән телевидениенедә карый аласыз.  


Кайдан алырга һәм ничек сайларга?


Махсус приставкалар көнкүреш техника саткан бар кибетләрдә дә сатуга куелган. Бәя буенча 700 сумнан башлап 2000 сумга кадәр алар. Тик кыйммәтерәге яхшырак дигән сүз түгел. Җитештерүчесе һәм өстәмә мөмкинлекләр белән генә аерыла. Әгәр дә инде сезгә бары тик телевизор карау өчен генә кирәк икән, ике дә уйламый очсызырагын сайласагыз була. Ә антеннага килгәндә, аның күәтлеген телебашня белән сезнең йорт арасындагы ераклыкны исәпләп алырга кирәк.


Әгәр бу башня өегездән 5 чакрым ераклыкта һәм әлеге аралыкта җитди киртәләр юк икән, цифрлы сигналны тоту өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Бу очракта күәтлерәк булсын дип көчле антенна куйсагыз ул кире эффект бирәчәк. Ягъни сигнал начар булачак.


Ераклык 20 чакрымга кадәр булганда, куәтлерәк, ләкин көчәйткечсез антенна кирәк булачак. Ә  20-60 чакрым ераклыкта урнашканда көчәйткечле антенна алсагыз кулаерак.

Ничек тоташтырырга?


Яңа, заманча яссы DVB-T2 сигналын тотарга сәләтле телевизор булган очракта, антеннаны тоташтыргач бары тик пульттагы автоматик каналларны көйләү төймәсенә басарга кирәк. Телевизор үзе табып бирәчәк. Әгәр сезнең иске төр телевизор икән, аңа башта приставканы һәм антеннаны тоташтыру шарт. Махсус кабельләр җайланма белән бергә сатыла. Ничек тоташтырырга икәнен сату ноктасыннан да белешергә була. Антеннаны тоташтырып, приставканы кушканнан соң, андагы “автоматик эзләү” төймәсенә басарга кирәк. Шул ук вакытта телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә ТВ пультында бар). Шуннансоң приставка булганканалларныэзләп табачак һәм сезцифрлы телевидение карый алачаксыз. 

 

Кимчелекләре


Әлегә цифрлы телевидениедә региональ каналларга урын таба алмыйлар. ТНВ кебек татар телендә сөйләгән каналларның әлегә киләчәге хәл ителмәгән. Бу безнең өчен иң зур кимчелекләрнең берсе. Әлбәттә, эш бара. Борчылырга да урын юк кебек. Ни дисәң дә, күңел яхшыны өмет итә. Бар да яхшы булса, татар каналларын цифрлы телевидениенең 21 каналында эзлисе булачак. 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: