Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ: Кемне эштән куарга ярамый?

Закон буенча, кемнәрне эштән азат итәргә ярамый?

 “Шушы көннәрдә җитәкчебез тиздән эштә кыскартулар башлануы турында кисәтте. Закон буенча, кемнәрне эштән азат итәргә ярамый? Лилия, Алабуга.” Әлеге сорауны shahrikazan.ru сайтына юллаганнар. 


shahrikazan.ruның җавабын сезгә дә тәкъдим итәбез: Адвокат Василий Урсул аңлатуынча, штатны кыскарту буенча кыскартуларга йөкле хатыннар, шулай ук больничный яки чираттагы ялда булган кешеләр эләгә алмый. Моннан тыш, бу очракта баласына өч яше тулмаган хатын-кызлар һәм улына яки кызына 14 яшь булмаган (инвалид балага – 18 яшь) ялгыз әниләрнең дә «иммунитеты» бар.

Әгәр ике хезмәткәрнең дә эшләү дәрәҗәсе һәм квалификациясе тигез икән, өстенлек гаиләсендә ике һәм аннан да күбрәк үзе акча эшләми торган кешесе булган, хәрби көчләрдә инвалид калган һәм әлеге эш бирүчедә эшләгән вакытта гарипләнгән хезмәткәргә бирелә. Закон шулай ук профсоюз әгъзаларын да яклый.

Әгәр инде кеше пенсиясенә ике ел кала эшеннән азат ителсә, аңа алдан пенсия дә бирергә мөмкиннәр.

 

чыганак:http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/kemne-eshtn-kuarga-yaramyy

фото:https://yandex.ru/images/search?p=1&text=уволит%20с%20работы&img_url=https%3A%2F%2F1ukbusinessblog.files.wordpress.com%2F2017%2F10%2Fkradizhka.jpg&pos=44&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев