“Белмим”нең башы авыртмый, тик барыбер хезмәт итәсе
Россия Федерациясе указы нигезендә 1 апрельдән язгы чакырылыш башлады. Ул 15 июльгә тикле дәвам итәчәк. Коронавирус нәтиҗәсендә язгы чакырылыш буенча медицина комиссиясе үтү кичектерелә торды. Ниһаять 12 майдан аңа рөхсәт булды.
Күпчелек егетләр медицина комиссиясе үтү өчен теләп килделәр. Ә арада моннан читләшүчеләр дә юк түгел. Узган атнада район хәрби комиссариаты, полиция хезмәткәрләре журналистлар белән бергәләп хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләргә повесткалар тапшыру өчен рейдка чыкты. Әлеге егетләрнең кайсының гына фатирына барсак та, безне бикле ишекләр каршы алды.
–Без менә шулай бикле ишекләрне шакып йөрибез. Әле кайберсенең әти-әнисе безгә әллә нинди пычрак сүзләр әйтеп, куып чыгара, –ди хәрби комиссариат вәкилләре.
Әмма алай итеп кенә җаваплылыктан качып булмый шул. Рейдтан соң без хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов белән сөйләштек.
–Чакырылыш саен без районыбыздан 50гә якын егетне армия сафларына озатабыз. Быелгы язгы чакырылышка шушы пандемия булу сәбәпле, кайбер үзгәрешләр керде. Хезмәткә алынасы егетләр хәрби комиссариатка битлек һәм перчаткалар белән киләләр.
Аларның температураларын үлчибез, барлык саклык чараларын күрәбез. Кулларын антисептиклар белән эшкәртәбез. Казанга озатканда да автобусларда шундый чаралар күрелә. Егетләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары биргән битлекләрдән озатылалар. Кирәк булганда юлда кеше булмаган урыннарда гына туктыйлар. Казандагы хәрби җыелу пунктында аларны каршылыйлар, һәм коронавируска тест үтәләр. Әгәр вирус билгеләре сизелсә, ул егетне хастаханәгә, ә аның белән бергә килүчеләрне Казан астындагы дәваханәләргә 14 көнгә карантинга озатачаклар.
–Ә армия сафларына барудан качып йөрүчеләргә килгәндә...
–Әйе, намуслы егетләр арасында андыйлар да бар. Алар белән сөйләшүләр алып барабыз, әгәр инде шуннан соң да качып йөрсәләр, эшләрен судка кертәбез.
Мондый егетләргә закон тарафыннан нинди чаралар күрелүе хакында Актаныш районы прокуратурасы ярдәмчесе Илмир Габидуллиннан да фикерләре белән кызыксындык.
– Безгә республика прокуратурасыннан хәрби чакырылыштан качып йөрүчеләр турында исемлек җибәрелде. Андыйлар безнең районда – 13. Аларның берсе Пучыдан, берсе Татар Ямалысыннан, калганнары Актаныштан. Араларында студентлар да бар. Россия Конституциясенең 59 маддәсендә Ватанны саклау– Россия гражданнарының бурычы һәм вазыйфасы, дип әйтелә. Без хәрби юнәлеш буенча эшебезне Россия Федерациясе генераль прокуратурасы, һәм Татарастан Республикасы прокуратурасы нигезендә хәрби комиссариат белән бергәләп алып барабыз.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 21нче бүлегендә күрсәтелгән алты-җиде маддә бар. 21.5 маддә нигезендә хәрби комиссариатка чакыру буенчасәбәпсез рәвештә килмәгән өчен 500 сумнан 3 мең сумга тикле штраф каралган. Шулай ук Россия Федерациясе Җинаять Кодексының да 328 маддәсендә хәрби бурычын үтәүдән читләшеп йөргән өчен җәза төрләре күрсәтелә. Алар арасында 200 мең сумга тикле штраф салу яки ике елга тикле иректән мәхрүм итү каралган. Бу маддә буенча Актаныш районы суды тарафыннан 2013 елда Актаныш авылындагы бер егеткә карата шундый эш каралды. Анда дәүләт гаепләүчесе булып үзем катнаштым. Ул егет үзенең сәламәтлеге турында ялган мәгълүматлар табып, хәрби комиссариаттан ялган билет алып, үзенең киләчәгенә кылыч белән чапты. Аңа суд шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү буенча хөкем карары чыгарды.
Армия сафларында егетләребез хәзер бер ел хезмәт итә. Ә менә теләге булганнарга килешү нигезендә, үзләре теләгән җирдә ике ел хезмәт итү мөмкинлеге дә бар, ди Ленар Әхмәтҗанов.
–Килешү нигезендә хезмәт итүчеләрнең хезмәт хакы 2019 елның сентябрь аеннан 30 процентка артты. Элек минималь хезмәт хакы 18-20 мең сум булса, хәзер 25-30 мең сумнан башлап, 45-50, 60 мең сумга кадәр. Ә хезмәт стажлары күп булган, дәрәҗәләре күтәрелгән егетләрнең 70-100 мең сумга тикле. Егетләребез армия сафларында хезмәт итүдән курыкмасыннар. Бер ел сизелми дә үтеп китә. Хәзер дисциплина көчле. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә армия сафларына баручы егетләрнең күпчелеге вузларда укучылар. Алар инде әти-әниләреннән читтә мөстәкыйль яшәргә өйрәнгәннәр. Шунлыктан аларга хезмәт итүе дә җиңелрәк. Ир-егетнең бурычы булган Ватанны саклаудан курыкмасыннар иде.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев