Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Берәү бар – меңгә биргесез

"Уникедән бер калган", - дип йөрткәннәр аны авылда. Әтисе Шакир абый белән әнисе Нурлыгалимә апаның балалары бер-бер артлы туа торган, үлә барган. Бары тик шушы уникенчесе генә яшәү өчен җан-фәрман көрәшеп, сәламәт, камил акыллы, матур бер кыз булып үсеп буй җиткергән. Унөченче бәбиен тапканда гүр иясе булган әнисе, инде күптән...

"Уникедән бер калган", - дип йөрткәннәр аны авылда. Әтисе Шакир абый белән әнисе Нурлыгалимә апаның балалары бер-бер артлы туа торган, үлә барган. Бары тик шушы уникенчесе генә яшәү өчен җан-фәрман көрәшеп, сәламәт, камил акыллы, матур бер кыз булып үсеп буй җиткергән. Унөченче бәбиен тапканда гүр иясе булган әнисе, инде күптән бакыйлыкка күчкән әтисе, яшәү тәмен сизәргә дә өлгерми калган унбер апа-абыйсының горурланыр, безнең өчен дә тырышты дип әйтерлек мактаулы тормыш үткән, хезмәт юлында якты эз калдырган хөрмәтле зат турында бу язмам.
Ләлә Шакир кызы Әхмәдуллина - Иске Байсар авылы кызы. Тормыш юлын да, Алабуга пединститутының рус теле укытучылары әзерли торган бүлеген тәмамлап кайткач, хезмәт юлын да шунда башлаган. Авылда бүген кайтыр туганнары булмаса да, чакырыр, көтәр, кунак итәр дуслары, бергә уйнап үскән ахирәтләре бар. Мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулгач, матур итеп очрашу оештырганнар. Ләлә ханым һәр сыйныфташ кызга истәлек бүләге итеп үзе челтәрләп бәйләгән ак шәл алып кайткан...
Бәйләм - иң яраткан шөгыльләренең берсе аның. Тынычландыра, рәхәт бер канәгатьлек бирә торган күңел хаҗәте. Бәйләгән әйберен берәрсенә бүләк иткәч, икеләтә шатлык-сөенеч кичерә. Оекбаш-бияләй ише генә түгел, кофта-итәкләр генә дә түгел, урындык-диван япмалары, хәтта пәлтәгә кадәр бәйли. Кайчан җитешкән дә, ничек һәммәсенә вакыт тапкан диген?! Көн саен ничәмә-ничә дәрес биргән, кайткач өем-өем дәфтәр тикшергән, план төзегән, кичке
мәктәптә укыткан, мәктәп һәм район методик берләшмәсен җитәкләгән, җәмәгать эшләрен алып барган өстенә бит бу!
Хәер, язма башында ук әйткән "уникедән бер калган" тәэсире юк түгелдер монда. Авылның хөрмәтле кешеләре саналган әти-әнисе исемен, ул булмаса, кем хәтерләрдә яңартыр да, нәселләре дәрәҗәсен кем саклар? Әле пединститутны яңа тәмамлап кайткан мәлендә үк күреп алалар аны. Кечкенә генә гәүдәле яшь кызның көч-дәрте ташып тора, актив, ни кушсалар, шуны җиренә җиткереп үти, оста сөйли, авыл клубында җыелышлар алып бара... Аны комсомол райкомына икенче секретарь итеп эшкә чакыралар. Халык белән эшли белүче яшь кадрлар һәрчак күз өстендәге каш булган шул. 1971 елдан лаеклы ялга киткәнче исә (хәер, лаеклы ялга чыккач та әле) Ләлә Шакир кызы Актанышның 1нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 2012 елда мәктәпкә 100 ел тулуны зурлап үткәрделәр. Шул уңайдан нәшер ителгән "Саумы, белем иле!" китабында мәктәп директоры Васил Салихов белән әңгәмә кертелгән. Егетләр, гадәттә, төгәл фәннәрне үз итә, ә сез филология факультетын сайлагансыз, дигән сорауга ул, укытучым Ләлә Әхмәдуллина бу фәнгә шулкадәр зур мәхәббәт уятты, дип җавап бирә.
- Кибет-базар тирәләренә гадәттә әни белән бергә чыгабыз. Өйдән базарга кадәрге 5-10 минутлык юлны ярты сәгатьтә үтә алсак бик яхшы инде, - дип көлеп сөйли кызы Миләүшә. - Урамда әнинең укучыларыннан я ата-аналардан кем дә булса очрамый калмый. Сөйләшә-хәл белешә башлыйлар, тегесен искә төшерәләр, монысын телгә алалар. "Ата-аналар җыелышы башланды инде", димен андый вакытта.
Әле күптән түгел шундый очрак булган: кибеттә кәрзиненә азык-төлек тутырып, кассага чиратка баскан Ләлә ханым. Артында торган мәһабәт буйлы бер ир-ат - бик аз гына таныш чалымнары калган элекке укучысы: "Сезнең өчен үзем түлим, Ләлә Шакировна, рәхмәтем булыр," - дип, мәҗбүриләп дигәндәй әйткәнен эшләгән. Һай, бик сирәкләргә эләгәдер мондый ихлас кадер-хөрмәт! Туры сүзле, принципиаль, бөртекләп эшләп, җиренә җиткерүче, балаларны үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтүче мөгаллимә - нәкъ шул сыйфатлары өчен хөрмәт итә, еллар узгач та, шалтыратып хәл белә, өенә кунакка килә, сыйныфташлар очрашуларына кунак итеп дәшә аны укучылары. Укучыларына гадел, вакыты белән артык таләпчән - монысы үз балаларына кагыла. Башкаларга "5"ле куйган дәрестә, үз улы Илдарга "4"ледән артык билге эләкми. Бер сыйныфташы, Илдарны яклап, нишләп Сез Әхмәдуллинга билгене гел киметеп куясыз, дип сорау бирә хәтта. Мөгаен, үз кыз-улларыннан башкаларга караганда
күбрәкне таләп итү үзенә дә бик рәхәт булмагандыр аның, әмма җаваплылык, төгәллек, өстәмә эшләү, мөстәкыйльлек кебек, тормышта кирәк сыйфатлар нәкъ шушы гамәлләр аша салынгандыр.
- Җиңел юлны эзләмә, үз юлыңны тап, - дип өйрәтә ул уллары Айдар, Илдар һәм кызы Миләүшәне. Күккә чөеп мактамый, туктаусыз үсендереп тә тормый - аның каравы, әйбәт булган, дигән бер сүзе әллә нинди мактаулардан өстен.
- Үз көнебезне үзебез күрергә әзер булып, хезмәт белеп, алга максат куеп, шуңа ирешү өчен үзебез тырышырга өйрәнеп үстек, - дип искә ала Миләүшә. - Мәктәпне тәмамлаганда, син монда бар, бу һөнәрне сайла, диюче булмады. Үзегезгә кирәк һөнәрне алыгыз, диделәр әти белән әни. Укырга кереп кайткач, көзен үзебез җыенып чыгып киттек, үзебез урнаштык, әти-әнигә кыенлык китермәскә тырышып, булганын бәрәкәтле итеп тотып яшәдек. Өйдән юллык кына акча ала идек. Яхшы укыдык, стипендияне ашарга да, яшәргә дә, киенергә дә җиткердек. Болар барысы да - балачактан бирелгән тәрбия нәтиҗәсе.
Тормыш юлдашы Илдус абый белән уртак ояда канат ныгыткан балалары бүген һәркайсы үз юлын сайлаган. Уллары Айдар һәм Илдар үзләрен хәрби хезмәткә багышлаганнар, кызлары Миләүшә әнисе юлын дәвам итеп, Актанышның 1нче мәктәбендә укыта.
- Әтиебезне 12 ел элек югалттык. Әни моңсуланмаска, авыр минутларын безгә сиздермәскә тырыша. Иң зур киңәшчебез дә, сердәшебез дә ул. - Әни һәм кызның бар серләре уртак. - Оныклар карауда бик зур булышчы: телләрен дә әни ачты, әкиятләр-шигырьләрне дә безнең әни сөйли, балалар хәтта аны яратып Тукай әби дип йөртәләр.
Күңеленә җыйган сагыш-моңнарын Ләлә ханым мандолина кылларына сала. "Гәрәбә" өлкәннәр клубы оештырган чараларда бик яратып чыгыш ясый. Балаларына шахмат серләрен иң элек ул ачкан, гомер буе шушы акыл спорт төре һәм өстәл теннисына мөкиббән. Район ярышларында әле һаман бик теләп көчен сыный. Тормышның агын да, карасын да күп күргән, әмма яшәү ямен һич тә югалтмаган, юк җирдән кызык табып, кәефләрне күтәрә белүче үткер телле, тиктормас, тынгысыз күңелле Ләлә Шакир кызы Әхмәдуллинаны җиденче дистәсен түгәрәкләп килә дип уйламыйсың да. Һаман җитез, һаман эш дәрте ташып тора, дөньяның бар яңалыклары белән кызыксынып, һәр вакыйгага үз мөнәсәбәтен булдырып яши ул.
Укучыларыгызның һәм ата-аналарның яраткан хөрмәтле мөгаллимәсе, балаларыгызның кадерле әниләре, оныкларыгызның җылы сүзле ягымлы дәү әниләре булып, тагын бик күп еллар бик күпләргә терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын Сезгә, Ләлә ханым! 70 яшьлек юбилеегыз белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев