Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бер-берсенә таяныч булсын, дип үстерәбез“

Актаныш урамында ике хатын-кызның кочаклашып күрешүләрен күргәч, күңелдәге җылы хатирәләр яңарды. Яннарындагы 11-12 яшьләрдәге малайларның: "Ты наш родственник?"-дип танышулары да күптән күрешмәгәнлекләренә ишарәли. Күз алдыма Шәрип авылында гомер кичерүче Гыйльметдин Хәбиров гаиләсе, аларның туган-тумача белән матур итеп аралашулары, ярдәмләшеп яшәүләре килде. Быел Җиңү бәйрәме көнне һәйкәл яныннан кайткач, койма буярга...

Актаныш урамында ике хатын-кызның кочаклашып күрешүләрен күргәч, күңелдәге җылы хатирәләр яңарды. Яннарындагы 11-12 яшьләрдәге малайларның: "Ты наш родственник?"-дип танышулары да күптән күрешмәгәнлекләренә ишарәли. Күз алдыма Шәрип авылында гомер кичерүче Гыйльметдин Хәбиров гаиләсе, аларның туган-тумача белән матур итеп аралашулары, ярдәмләшеп яшәүләре килде.
Быел Җиңү бәйрәме көнне һәйкәл яныннан кайткач, койма буярга әзерләндем. Шулвакыт Шәрип авылында яшәүче дустым Дүнә Харисова килеп туктады. "Бәйрәм көнне эшләп ятма, әйдә",- дип Шәрип буасы буена алып китте. Анда бик матур ачыклыкта яр буенда бала-чага шау-гөр килә. Өлкәнрәкләр җирдәге ашъяулыкка ризык тезә, артлы урындыкта Гыйльметдин абзый, янында карчыгы Һава апа, баянда уйнап, акрын гына җыр җырлап өлкән кияүләре Мәҗит утыра. Гаиләнең бүген олы бәйрәме - сугышчан бүләкләрен ялтыратып утыручы Гыйльметдин абзыйны хөрмәтләү бәйрәме. Һәр 9 майны шушында бәйрәм итәләр. Гыйльметдин абзый утырткан агачлар-каеннар, тупыллар, аның күзәтүендә булган буа янында. Хәзер, өлкәнлеге сәбәпле, ял итәргә генә килә инде бирегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев