Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер гаиләгә ике комбайн

Авыл хуҗалыгында, аеруча зур әһәмияткә ия урып-җыю чорында, эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә дә һәркемнең хезмәте хөрмәтле. Бердәм һәм, шул ук вакытта, һәркем үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганда эше дә җиңел бара, нәтиҗәсе дә куандыра. Соңгы көннәрдә, кызу урак өсте яңалыклары белән танышып йөргән арада, "Чишмә" хуҗалыгында нәкъ шулай...

Авыл хуҗалыгында, аеруча зур әһәмияткә ия урып-җыю чорында, эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә дә һәркемнең хезмәте хөрмәтле. Бердәм һәм, шул ук вакытта, һәркем үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганда эше дә җиңел бара, нәтиҗәсе дә куандыра.
Соңгы көннәрдә, кызу урак өсте яңалыклары белән танышып йөргән арада, "Чишмә" хуҗалыгында нәкъ шулай оешкан хезмәткә юлыгырга насыйп булды. Хуҗалыкның Аккүз бүлекчәсенә караган 440 гектарлы бодай басуында эшнең иң кайнаган чорына туры килдек без. Биредә 5 комбайнчы тырыш хезмәт куя. Рәиф Басыйров, Нияз Нуриәхмәтов, Илнур Шәйдуллин, Фәнүс Галләмов һәм аның улы Фәндәвис -һәрберсе дә үз һөнәрләрендә уңганнар, хуҗалыкның төп таянычлары икән.

Реклама

Сүз башында ук әйтеп үткәнемчә, биредә бердәмлек кенә түгел, чын гаилә подряды да оешкан. Фәнүс абый Галләмовның бер улы комбайнда булса, икенчесе-Рәмзил үз янында, ярдәмче вазифаларын үти. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем ала икән ул, җәйге ялларны файдалы уздыра, инде 2 ел урып-җыюда әтисе белән абыйсы янында, иңгә-иң торып хезмәт куя. Абыйсы Фәндәвис тә сынатмый, Кәрам Гарипов премиясенә менә дигән кандидат. Дон-1500 штурвалы артында җәйге көннәрне кыскарткан Нияз Нуриәхмәтов үзенә тиң комбайнчылар арасында район буенча беренче урында бара. Эш башыннан алып җыйган уңышы да инде 20 мең центнерга якынлашып килә. Эштән аерганны бик яратмый. Туктап, безнең белән сөйләшеп торган арада "бу вакыт эчендә 600 центнер җыярга өлгергән булыр идем инде мин..." дип авыр сулап та алды.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 10 август, 2012 62 (9707) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев