Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер гасырлык Татарстан

27 май –ТАССР төзелүгә 100 ел тулган көн. Шушы уңайдан район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең фикерләре белән уртаклашты.

-Хөрмәтле райондашлар! 2020 елда зур тарихи  вакыйга – Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тула. 100 еллык тарих кечкенә түгел. Шушы чор эчендә безнең тормышыбыз, яшәешебез күзгә күренеп, танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Инде бу төзелгән елларны без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның сөйләвеннән чыгып, тарихи материаллардан укып белсәк, хәзерге тормышны инде алар күргәннәр, алар яшәгән шартлар белән тулысынча чагыштырып карый алабыз.

Кайчандыр, авыл хуҗалыгы белән генә диярлек шөгыльләнгән, нигездә промышленность предприятиеләре Казан шәһәрендә генә тупланган республикабыз зур промышленность продукциясе җитештерүче регионга әверелде. Күреп торасыз, регионал продукт җитештерү буенча ул 82 регион арасында 4-5 урынны биләп килә. Бик зур промышленность предприятиеләре барлыкка килә. Ул КамАЗ, самолетлар, верталетлар, корабльләр, җиңел машиналар төзү заводлары үзе генә дә ни тора. Һәм бик зур байлыгыбыз, нефть бар. Елына 30 миллион тоннадан артык нефть чыгарабыз. Һәм аның 70 процентка якынын үзебезнең предприятиеләрдә эшкәртәбез. Андый заводалар һәм эшкәртү күләме елдан-ел арта бара. Ягъни 90 проценттан артык нефтьне эшкәртепфайдалануга, яки чиста продукция итеп сату дәрәҗәсенә ирешәбез.

Шулай ук IT юнәлештәге нәтиҗәләр дә күренеп тора. Чөнки аны тормыш таләп итә. Бу яктан да Татарстан башкалар белән чагыштырганда әйдәп баручы регион. Иннополис шәһәренең, IT-университетның  барлыкка килүе, шул ук республикада 7 төп югары уку йортының, Федераль университетның Казан шәһәрендә булуы, техник яктан кадрлар әзерләүче Казан авиацион, технологик техникум, университетларның эшләп килүе, болар зур потенциалны күрсәтә. Һәм киләчәктә дә республикабызның көчле дәрәҗәдәге регион булуын дәлилли.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча да без Рәсәй регионнары арасында беренче бишлектә. Елның ничек булуына карамастан, шул күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәбез. Рәсәй буенча иң күп сөт җитештерүче республика булып торабыз. Икмәк җитештерү буенча да 3-4-5 нче урыннарда булдык. Ит җитештерү буенча 7 урында барабыз. Кош ите җитештерү буенча да алдынгы урыннардабыз.

Рәсәй Президенты Владимир Путин Рөстәм Нургали улына алдагы срокка сайланырга рөхсәт биргәндә, безнең регионга иң тиз һәм инновацион үсеп килүче регион буларак, бик зур бәя бирде. Болар шушы 100 ел эчендә барлыкка килеп, сугыш елларын, колхозлашу чорларын,социалистик төзелеш елларын, үзгәртеп кору елларын үтеп, шушы дәрәҗәгә җиткән республика булып торабыз. Монда беренче Президентыбыз, якташыбыз Миңтимер Шәрип улының, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Нургали улының роле бик зур. 

Үзебезнең Актаныш районына килгәндә,  республикада әйдәп баручы районнарның берсе булып торабыз. Кайсы гына өлкәне алсак та, төп авыл хуҗалыгы районы буларак, шундагы эшчәнлеккә карап бәялибез. Бик зур рәхмәт игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә. Районда бер генә эшкәртелмәгән җир дә юк, барлык мәйданнар эшкәртелә. Елдан-ел матур итеп уңыш алабыз. Уңышның күләме һәм бер гектардан чыгышы буенча беренче өчлектән төшкәнебез юк. Быел да басуларыбыз  бик матур уңышлар вәгъдә итә.

Терлекчелек буенча да бик күп эш эшләнде. Тәүлеккә хуҗалыклар буенча – 200, шәхси сектор буенча 50 тонна сөт җитештерүгә чыктык. Моның буенча да без республикада беренче бишлектә.

Төзелеш күләме буенча ел саен бер миллиардка якын капитал салым үзләштерелә. Юллар төзелеше буенча бик зур эшләр алып барыла. Районда нигездә социаль обьектлар проблемасы хәл ителгән. Мәгариф, мәдәният  өлкәсе балаларга татарлыкка гына хас булган белем һәм тәрбия бирүне дәвам итә. Сәламтлек саклау, спорт өлкәсе – барысы да бер-берсеннән аерып булмый торган өлкәләр. Алар бергә булганда гына киләчәктә дә районыбызның уңышлары булачак.

Шушы зур юбилей белән барлык район халкын тәбрик итәм. Киләчәктә дә илләребез тыныч булып, матур итеп хезмәт куеп, бай, мул тормышта яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев