Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер ир-ат фермада хатынын вәхшиләрчә кыйнап үтергән

Бу ир-ат гаебен тулысынча таный, хатынын үтерергә теләмәвен әйтә.

Башкортстанның Эстәрлебаш районара суды 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Моңа кадәр дә хөкем ителгән бу кеше бергә яши торган хатынын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте хәбәре буенча, 2021 елның маенда бу ир-ат «СПК Колхоз Кундряк» бинасында бергә яши торган хатыны белән талаш чыгара, аннары ул хатынны кыйный башлый.

Ир хатынга бик каты итеп куллары белән суга, аяклары белән типкәли. Хатынның йөзен имгәтеп бетерә, башына, күкрәк читлегенә һәм корсагына бәрә. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат хатынга кимендә утыз тапкыр башына һәм битенә суга, күкрәгенә һәм корсагына кимендә дүрт тапкыр бәрә. Имгәнгән хатын һәлак була.

Суд утырышында бу ир-ат гаебен тулысынча таный, хатынын үтерергә теләмәвен әйтә.

Суд аны 8 елга махсус режимлы колониягә хөкем иткән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев