Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер ирне кисәтү ясаган өчен күршеләре кыйнап үтергән

28 сентябрьдә Әгерҗедә яшәүче 44 яшьлек ир үзенең күршеләренә һәм аларның кунакларына кисәтү ясаган һәм шуннан соң өенә кайтып киткән.

Моңа «хәтерләре калган» күршеләре ирнең фатир ишеген каерып кереп, кыйнап чыкканнар.

Җинаятьчеләр киткәч, ир өйдән тәрәзә аша чыгып, хатыны янына эшкә барган һәм әлеге хәл турында сөйләгән. Өен кайткач ир йокыга талган. Ә күпмедер вакыттан соң хатыны аның үлгән булуын аңлаган.
Хокук сакчылары шикләнелүче 40 яшьлек кешене тоткарлаган, ләкин ул күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев