Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Берәү кечкенә улы каршында бала тудырып, сабыйны бакчада ташлап калдырган

Бу хәл Наро-Фоминскида була. Алма бакчасында юка футболкага төрелгән бала 11 сәгать яткан. Хокук сакчылары күке ананы тиз ачыклый. Ул 35 яшьлек күпбалалы хатын булып чыга. Олы улы әтисе белән яши. Икенче сыйныфта укучы улын үзе тәрбияли. Нәкъ шушы малай анасының урамда бала табып, аны ташлап калдыруына шаһит булган. "Хастаханәгә...

Бу хәл Наро-Фоминскида була. Алма бакчасында юка футболкага төрелгән бала 11 сәгать яткан. Хокук сакчылары күке ананы тиз ачыклый. Ул 35 яшьлек күпбалалы хатын булып чыга. Олы улы әтисе белән яши. Икенче сыйныфта укучы улын үзе тәрбияли.
Нәкъ шушы малай анасының урамда бала табып, аны ташлап калдыруына шаһит булган.
"Хастаханәгә шалтыратырга теләдем, әмма телефонның зарядкасы беткән иде", - дип аклана хатын. Аның йөкле булуын туганнары белмәгән, табибларга да йөрмәгән. Янәсе "паспортын урлаганнар".
Баланы ташлап калдыру сәбәбен хатын аңлата алмый. Тикшерү бара.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев