Актаныш

Бер күреп кайтсаң да үкенмәслек

Татар Суыксуы халык саны буенча районда, Пучы җирлеген узып, Актаныштан кала, икенче урынга чыкты. 1930 кеше яшәгән бу җирлектә җәй көне республика семинары уздырылды, һәм аңа әзерлек чорында ул тагын да төзекләнеп, ныгып калды. Хәзер инде кем килсә дә, биредә күңелле генә экскурсия оештырып алырлык мөмкинлекләр бар. Мәктәпләр яңа уку...

Татар Суыксуы халык саны буенча районда, Пучы җирлеген узып, Актаныштан кала, икенче урынга чыкты. 1930 кеше яшәгән бу җирлектә җәй көне республика семинары уздырылды, һәм аңа әзерлек чорында ул тагын да төзекләнеп, ныгып калды. Хәзер инде кем килсә дә, биредә күңелле генә экскурсия оештырып алырлык мөмкинлекләр бар.

Мәктәпләр яңа уку елын ничек каршылый?

Яңа елга аяк басканда ук Татар Суыксуда, капиталь ремонттан соң, табиблык амбулаториясе үзенең купшыланган өр-яңа кыяфәте белән ишекләрен ачты. Хәзер бу профилакторийның дәрәҗәсе көннән-көн үсә.

Ярты ел да узмады, җирлектәге Мари Суыксу мәктәбе капиталь төзекләндерелде. 1992 елгы бинаны, әйтерсең, сүтеп, өр-яңадан төзеп куйдылар. Тротуарлары брусчаткадан җәелгән, бинаның эче-тышы балкып тора. Укучыларны быелгы уку елында биредә шактый зур яңалыклар көтә. Алардан бары тик мәктәпне саклап тоту, пычратмау, җиһазларны ватмау гына сорала.

Авыл җирлекләре башлыклары әлеге белем учагындагы ремонт белән аеруча нык кызыксындылар. Чөнки мәктәп - һәрбер җирлекнең йөзек кашы булырга тиешле социаль объект. Аның торышына, эшчәнлегенә карап, җирлекнең чын йөзен ачыкларга була.

Чираттагы гамәли киңәшмә вакытында алар Яңа Кормаш мәктәбенә дә кагылдылар. Быел анда 35 бала белем алачак. Мәктәпкә дә күптән түгел генә ремонт үткәрелгән. Шушы ук бинада балалар бакчасы урнашкан. Сабантуй көннәрендә бакчага 150 мең сумлык балалар мәйданчыгы бүләк ителгән. Нәниләргә җәен дә-кышын да саф һавада уйнар өчен, чыннан да, бик зур бүләк ул.

Яңа Кормаш - бәхетле авыл

- Яңа Кормаш авылы халкы тәртипле, тыйнак, ярдәмчел. Мондагы хатын-кызларның эчүчелек белән шөгыльләнгәнен гомергә дә ишеткәнем юк. Кешеләр үз авылларын бик ярата, динебезгә карата хөрмәтләре зур,- диде Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов.

Реклама

Ике авыл Советы берләшкәннән соң, җитәкче булып калган авыл башлыгына чагыштырып карарлык аермаларны табу кыен түгел.

- Татар Суыксуның бер урамы бар, анда хатын-кызлар җыелышып күңел ачарга яраталар, - ди ул.

Яңа Кормашның бәхете "аягына чорналган". Чөнки аның барлык урамнарына да асфальт түшәлде. Йортларга су кергән, чыккан. Уты-суы бар, дигәндәй, тормышның бөтенлегенә шөкер итеп кенә яшисе.

Быел 3 бала укырга керә, 15ләп бала балалар бакчасында тәрбияләнә. Яшьләр дә, өлкәннәр дә өмәләрдә катнашудан читләшмиләр.

Авыл башындагы зиратка быел җәмгысы 350 метр профнастил койма тотылган.

Авылның даими ярдәм итеп торучы иганәчеләре бар. Аларның ярдәме зур булганга, авыл төзекләнә, үсә.

Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 14 август, 2013 61 (9807) санында

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: