Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер күрешү – бер гомер ул

Башлыйм әле сүз башымны юл башыннан. Каләмдәшем Фәнүсә Баянованы Иске Җияш клуб мөдире, сыйныфташы Илгинә Фәтхиева Хуҗиннар нәсел агачы шәҗәрәсе кичәсенә чакырган. Фәнүсә үзенә юлдаш булырга миңа тәкъдим ясады. Үз машинасында капка төбеннән утыртып алып китеп, кире китереп куя бит ул. Бик теләп риза булдым. Менә без Иске Җияштә. Әле...

Башлыйм әле сүз башымны юл башыннан. Каләмдәшем Фәнүсә Баянованы Иске Җияш клуб мөдире, сыйныфташы Илгинә Фәтхиева Хуҗиннар нәсел агачы шәҗәрәсе кичәсенә чакырган. Фәнүсә үзенә юлдаш булырга миңа тәкъдим ясады. Үз машинасында капка төбеннән утыртып алып китеп, кире китереп куя бит ул. Бик теләп риза булдым.
Менә без Иске Җияштә. Әле иртәрәк. Урамнар кичке тынлыкка талган. Без урамнарны әйләнеп килүгә клуб та ачылган. Эчкә уздык. Бер бүлмәдә "Әбиемнең күңел сандыгы" почмагы күзләребезне "әсирлеккә" алды. Күпме күңел бизәге, күпме кул җылысы, күпме күз нурлары күчеп калган ул эшләнмәләргә?!! Бер өстәлдә Хуҗиннар нәселе вәкилләренең язмалары урын алган. Без танышып, карап йөргән арада Иске Җияш халкы баласы-чагасы белән клубка күчеп беткән.
Кичә 1963 елда төзелгән Гәүһәрия һәм Фаис Хуҗиннар гаиләсенә, аларның дәвамчыларына багышланды.
12 һәм 13 балалы гаиләләр тармагыннан парлашкан Фаис белән Гәүһәриянең инде үз җимешләре таралган, ишәйгән. Бәйрәм саен авылдашлары каршына чыгып басып, тәрбияви дә, эчтәлекле дә кичәләрне алып баручы Хәбирова Мәйсәрә үзе дә шушы нәселнең бер чылбыры.
Кичә бу гаиләнең һәр әгъзасының җәмгыятьтә тоткан урыннары, һөнәрләре, сәләтләре, ирешкән уңышлары белән таныштырылып, сәнгать номерлары белән үрелеп барды. Ә җырларны, биюләрне гаилә әгъзалары үзләре үк башкардылар, шигырьләрне - үз иҗат җимешләрен үзләре үк укыдылар, һөнәри сәнгатькәрләрчә. Тамашачыларның көчле алкышлары кичәнең никадәр тәрбияви, әһәмиятле чара икәнен раслый торды.
Нәсел чыгышыңны, шәҗәрәңне белү - борынгыдан килгән изге гамәл ул. Бабайларыбыз заманында моны бик яхшы белгәннәр. Бәйрәмнәрдә, туйларда нәселдәш гаиләләр бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, өчәр кич кунак булганнар. Халык арасында кем, ничә өйле кунак җыйган, ничә йортка ашка барганны зурлап сөйләгәннәр. Минем Иске Җияшкә баруымның икенче сәбәбе дә бар. Ерак бабаларыбыз бертуган булган, минем нәсел шәҗәрәмнең бер ботагы - Мәрвә Сәлмәнованы сагынуым, күрешәсе килүем иде. Теләгемә ирештем!
Нәсел шәҗәрәсенә игътибарлы, ихтирамлы булган Иске Җияш халкы арасында көн күрүче нәселдәшем белән Хуҗиннарга багышланган кичәне кулга-кул тотынышып хозур кылдык.
Кичәнең ахырында сүз өлкән Хуҗиннарга бирелде. Шәҗәрә дәрәҗәсенә тугрылык, олыны - олы, кечене кече итә белү сыйфатлары, хезмәт сөючәнлекләре өчен нәсел дәвамчыларына, авылдашларына, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде алар. Хуҗиннар нәселенә дәвамлы еллар иш булсын. Фаисның бертуган энесе, төбәгебез журналисты Йосыф Хуҗинга әле шәҗәрәне ялгыйсы да ялгыйсы, төзисе дә төзисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев