Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕР КУРТКА КЫЙССАСЫ: Һава торышы түгел, кием начар…

Шул ук көнне ярты сәгать чамасы узуга, куртканың тәнне тамчы да җылытмавын, ягъни мәсәлән үзенең кулану үзенчәлекләренә туры килмәвен аңлап алдым.

Безнең төбәктә иң киң таралган кышкы киемнәрнең берсе – пуховик. Эшкә йөрү өчен дә, ял итү өчен дә бик кулай кием. Пуховикны аеруча яшьләр бик яратып кия, чөнки бик уңайлы, җиңел һәм матур. Тик менә кайвакыт сыйфаты гына...


“Һава торышы түгел, кием начар…” – Чаллы территориаль органына теле-телгә йокмаган яшь кенә бер кулланучыбыз әнә шулай сөйләнә-сөйләнә килеп керде. “Ноябрь аенда үземә кышкы куртка алган идем. Шул ук көнне ярты сәгать чамасы узуга, куртканың тәнне тамчы да җылытмавын, ягъни мәсәлән үзенең кулану үзенчәлекләренә туры килмәвен аңлап алдым. Пуховик елның суык вакытында киеп йөрү өчен уйлап табылган киемдер бит югыйсә!” – дип тезеп китте ул.


Шуннан с оң инде чын мәгънәсендә куртка кыйссасы башланган... “Сату-алу килешүен өзүне һәм түләнгән акчамны кире бирүләрен таләп итеп, кибеткә язмача претензия белән мөрәҗәгать иттем. Сатучы куртканы шул УК көнне кабул итте - итүен, әмма акчаны кире кайтармады. Моннан тыш экспертиза үткәрү өчен куртканы кире бирү турында таләпләрем дә һавада асылынып калды. Ике атнадан соң бу кибеткә янә килдем. Әмма курткам анда юк иде. Яңа сатучы аның инде күптән сатып җибәрелүе турында әйтеп, мине шундук урыныма шапылдатып утыртты. Таләп куюыма инде өч атна чамасы вакыт узды, ә бернинди дә уңай нәтиҗә күргәнем юк әле”, – дип сөйләнде егет.


Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мәсьәләне судка кадәр хәл итү максатыннан чыгып, сәүдә объектында кибет җитәкчесе һәм сатучылар белән профилактик чара үткәрде.


Әңгәмә барышында  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ  Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Җитәкчелек ягыннан куллану базары өлкәсенә кагылышлы күп кенә сораулар бирелде.


Сатучы белгечләребез тарафыннан үткәрелгән эш нәтиҗәсендә кулланучы таләпләрен канәгатьләндерде һәм акчасын кире кайтарып бирде. Хәтта әле гафу да  үтенде.  Шулай итеп, сатып алучы үзен борчыган мәсьәләне,  ниһаять,  хәл кылудан бик канәгать калды. Ул гына да түгел, хәтта кибет җитәкчелеге дә тулы җаваплары һәм гамәлдәге законны бәйнә-бәйнә аңлатканнары өчен ТРДәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев