Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер миллиард откан бәхетле табылды

1 гыйнварда мәскәүле берәүнең лотода 1 миллиард сум отуы хакында хәбәр ителде.

Бу - Русия тарихында әлеге кадәр сумма откан беренче очрак. Бәйрәм тиражы 1 гыйнварда узды, анда 53 миллионнан артык лотерея билеты катнашты. Отышлы купон Мәскәүдә 100 сумга сатып алынган, ә Яңа ел лотереясеннән соң 99 русияле миллионер булган. Мәскәү өлкәсендә яшәүче Надежда Бартош 31 декабрьдә туган көненә бүләк итеп лотерея билеты алган. Ә отышны алырга 9 гыйнварда гына кызы һәм ире белән бергә килгән.   Элегрәк лотерея җиңүчесенең отышны 6 ай эчендә алу мөмкинлеге билгеле булды. Тиешле норма барлык дәүләт лотереяләрендә җиңүчеләргә дә кагыла. Әгәр катнашучы билгеләнгән срокта игълан ителмәсә, бөтен сумма тулысынча дәүләт бюджетына күчерелә.   Статистика буенча, лотереядә җиңгән русиялеләр отышларны күпчелек очракта көнкүреш ихтыяҗларына, шул исәптән, бурыч йөкләмәләрен һәм кредитларын түләүгә сарыф итә. Моннан тыш, күчемсез милек сатып алалар һәм сәяхәт итәләр. Популярлыгы буенча дүртенче һәм бишенче урыннарда - тешләрне дәвалау һәм хәйриячелек.

Тулырак: https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев