Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер такмакка - ун чебеш

Бәйге җиңүчеләре - Такталачык авыланнан Габдулиннар гаиләсе

Газетабызның алдагы санында мөхәрриятебез игълан иткән бәйгедә җиңеп, чебешләр откан бәхетлеләрне хәбәр иткән идек. Бүген иртүк Такталачык авылында яшәүче Габдуллиннарга чебешләрне тапшыру өчен юлга кузгалдык.
Авыл кешесе йоклап ятмый. Габдуллиннар да безне сөенеп каршы алды.

- "Актаныш таңнары" газетасын күптән алдырсак та, мондый бәйгеләрдә катнашканым юк иде. Бу юлы бәхетебезне сынап карарга булдык. Балалар белән бергәләп такмак яздык. Хәзер мөмкинлекләр күп. Аны интернет аша гына җибәрдек, - ди Нурзия Габдуллина.

Җиңүләре хакында ишеткәч сөенүләрен дә яшерми. Башкалар да андый бәйгеләрдә катнашсын, курыкмасыннар, ди. Әле алар чебиләр алмаганнар. 40 чебигә заказ биргән идек, китерергә тиешләр дип көтәләр. Болары исә иш янына куш булыр. Чебиләрне бәхетлеләргә Айзат Газизҗановның КФХсыннан китерделәр. Бу бәйгенең иганәчесе дә ул иде. 

- Әлеге бәйгене оештыручыларга чын күңелдән гаиләбез исеменән рәхмәт әйтәбез. Эшегездә уңышлар телибез. Газетаны көтеп алабыз. Рәхәтләнеп район яңалыклары белән танышып барабыз. Киләчәктә дә алачакбыз, - дип озатты алар безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев