Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер тамчы күз яшендә сагыну да, җирсү дә, әти-әнигә хөрмәт тә

Әти-әнисен күрү, туган авылын сагынуын басар өчен 16 сәгать юл үтә Мәскәүдә яшәүче Хафасә апа. - Авылымның чишмәләре, урманнары, таулары сагындырып төшләргә керә. Җәен курорт кебек бит Мерәстә. Мәскәүдә яшәсәм дә, еш кайтам авылга. Сагынам, бик сагынам. Әтием, әнием янына кайтасым, сөйләшәсем, алар җылысына тиенәсем килә. Мәскәүдән 10 сәгать Казанга,...

Әти-әнисен күрү, туган авылын сагынуын басар өчен 16 сәгать юл үтә Мәскәүдә яшәүче Хафасә апа.
- Авылымның чишмәләре, урманнары, таулары сагындырып төшләргә керә. Җәен курорт кебек бит Мерәстә. Мәскәүдә яшәсәм дә, еш кайтам авылга. Сагынам, бик сагынам. Әтием, әнием янына кайтасым, сөйләшәсем, алар җылысына тиенәсем килә. Мәскәүдән 10 сәгать Казанга, анда бераз хәл алгач, Актанышка 6 сәгать кайтам, - дип, яшьле күзләрен сөртергә бер тынга туктап калды ул. - Әти-әнием бәхетле, тигез картлык кичерәләр. Аларның исәнлегенә сөенеп, игелекләр кылырга ашыгып яшибез.
Туган нигезне әниләре Саҗидә, әтиләре Мөхәммәтнур өчен бар уңайлыклары белән заманча төзекләндереп эшләгәннәр балалары. Саҗидә апа урамнарга чыгып ук йөри алмаса да, аш-суны, тәмле камыр ашларын үзе әзерли. Мөхәммәтнур абый ишегалдындагы хезмәтне башкара
.
- Борынгылар дөрес әйткән инде аны, үтерсә дә хатын, терелтсә дә хатын, дип. 59 ел бергә яшибез. Саҗидә миңа һәрвакыт терәк. Матур яшәдек. Дүрт бала Мөхәммәт, Хафасә, Хатип, Халисә башлы-күзле булып, үзләре дә онык сөя инде. 6 онык, 5 оныкчыгыбыз бар. Яшьлегебездә бик авыр, юклык вакытлар да булды. Такталачыкта тусам да, өч яшьтән Мерәстә инде мин. Авыл халкы какмады, килешеп яшибез. Эшләмәгән эш калмады. Дуңгыз да, сыер да көттем. Бригадир да булдым. Шофер булып эшләп ялга чыктым, - ди йорт хуҗасы.
Саҗидә апа да үзенең гомер йомгагын сүткәләп алды:
- Куян авылында тудым. Ишле гаиләдә 7 бала үстек, үзем генә калдым инде хәзер. Дүрт класстан соң укырга мөмкинлек булмады. Фермада бозаулар карадым. Казанга самолет заводына ФЗӨгә җибәргәннәр иде, качып кайттым - Казаннан 18 көн җәяү хәер сораша-сораша. Кайттым да янәдән фермага эшкә кердем.
14 декабрьдә 90 яше тулу уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның үзенә җибәрелгән котлау открыткасын яшь аралаш сөенү һәм әрнү катыш хисләр белән тыңлады ул. "Сугыш чорында хезмәт куйдыгыз, авырлыктан курыкмый яхшылыкка өмет итеп яшәдегез",- дигән сүзләрне җөпләп, шулай булды шул, балакаем, диде, күңеле үк тулып. Район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев район башлыгы Фаил Камаевның да тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Уразай авыл җирлеге башлыгы Айрат Хаҗиев Саҗидә апаның гозерләрен, сорауларын тыңлады. Кечкенә Мерәс авылының яңа йортлар белән зураюын, авылның гөрләп яшәвен тели ул. Түгәрәк табын артына җыелган балаларның да теләге бу. Авылны сагыналар, кайтып ярдәмләшәләр. Юлларның, социаль объектларның өлкәннәр тормышын җиңеләйтүдә әһәмияте зур, диделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев