Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер тәүлектә ике янгын –халык аптырашта (ФОТО)

Төнлә янгын чыгу сәбәпле Сырья һәм Кенәбаш авыллары халкы төнге йокы күрмәделәр. 24 май көнне Сырья авылының Комсомол урамында урнашкан шәхси хуҗалыкта янгын чыгу хакында район янгын бүлегенә хәбәр 15 сәгать 56 минутта керә. Николай Чернов хуҗалыгында урнашкан маллар өчен ашау пешерү сараенда янгын чыгып, каралты-кура янып бетә, ә йортның...

Төнлә янгын чыгу сәбәпле Сырья һәм Кенәбаш авыллары халкы төнге йокы күрмәделәр. 24 май көнне Сырья авылының Комсомол урамында урнашкан шәхси хуҗалыкта янгын чыгу хакында район янгын бүлегенә хәбәр 15 сәгать 56 минутта керә. Николай Чернов хуҗалыгында урнашкан маллар өчен ашау пешерү сараенда янгын чыгып, каралты-кура янып бетә, ә йортның түбәсенә зыян килә.
«Кызыл әтәч»нең телләрен киң җәелдермәскә Балтач һәм Чепья янгын сүндерү бүлекләре, «Арбор», «Труд» хуҗалыклары да күп көч куя. Янгын чыгуның төп сәбәбе - куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.
Шулай ук 25 май төнге 1 тулып 25 минутта «Игенче» хуҗалыгының каравылчысы тарафыннан Кенәбаш авылында янгын чыгу турында хәбәр керә. Совет урамы 38нче йорт адресы буенча урнашкан беркем дә яшәмәүче йортны ялкын камап ала. Вакытында янгын урынына килеп җиткән район янгын сүндерү бүлеге һәм «Игенче» хуҗалыгы хезмәткәрләренең уялыгы белән янәшәдә генә урнашкан яңа йорт саклап калынган.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15044
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев