Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре белән танышыгыз

11 сентябрьдә Актаныш районында җирле үзидарә вәкиллекле органнарын өстәмә сайлаулар узды. Район үзәк сайлау комиссиясе сайлауларның нәтиҗәләрен хәбәр итте.

          Кичәге сайлауларда Аеш авыл җирлегенә караган 3 нче санлы сайлау округындагы сайлаучыларның 86, 84 проценты сайлауларда катнашты. «Нигез» хуҗалыгы баш агрономы Рузил Зәкиев 94 процент тавыш җыеп депутат булып сайланды.  

           Аккүз авыл җирлегенең 5 нче сайлау округына барлык сайлаучыларның 86, 52 проценты килеп килеп Меңнәр мәктәбе укытучысы Лилия Кашапова өчен 91 процент тавыш биргән.

            6 нчы округта 82, 72 процент сайлаучы катнашкан, иң күп тавышны 95, 52 процент белән Киров сөт комбинатының чимал әзерләү башлыгы Айдар Иманаев җыйган.

           Актаныш авыл җирлегенең 2 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 83, 23 проценты катнашкан, иң күп тавышны 95, 19 процент белән Актанышә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җыйган.

            Актаныш авыл җирлегенең 1292 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 76  проценты катнашкан, иң күп тавышны 70, 57 процент белән Актанышның беренче санлы мәктәбе директоры Резеда Маликова җыйган.

 

 

Актанышбаш авыл җирлегенең 8 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 93, 15 проценты катнашкан, иң күп тавышны 97 процент белән "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Денис Могътазиров җыйган.

 

 

  Киров авыл җирлегенең 1 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 96, 29  проценты катнашкан, иң күп тавышны 93 процент белән пенсионер  Илүсә Суровцева җыйган.

 

 

Киров авыл җирлегенең 2 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 97,03 проценты катнашкан, иң күп тавышны 92 процент белән Киров мәктәбе укытучысы Наилә Җиһангирова җыйган.

 

Киров авыл җирлегенең 3 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 96, 15 проценты катнашкан, иң күп тавышны 95 процент белән район Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе урынбасары Илшат Габдулхаев җыйган.

 

 

Киров авыл җирлегенең 8 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 93, 10 проценты катнашкан, иң күп тавышны 92, 59 процент белән эшмәкәр Айнур Хәмидуллин җыйган.

 

 

Иске Сәфәр авыл җирлегенең 2 нче сайлау округында сайлауларда барлык сайлаучыларның 93, 33  проценты катнашкан, иң күп тавышны 90, 8 процент белән Киров мәктәбенең физкультура укытучысы Булат Туктаров җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев