Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Бердәм Россия” партиясе праймеризга әзерләнә

"Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан ел саен үзенең туган көнендә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Шул исәптән Актанышта да. Быел уздырылган бердәм кабул итү көнендә район башлыгы - "Бердәм Росссия" партиясенең Актаныш бүлекчәсе сәяси совет сәркатибе Фаил Камаев, аның урынбасарлары килүчеләрнең үтенеч-сорауларына җавап бирделәр. Төштән соң мондый кабул итүләр авыл җирлекләрендә...

"Бердәм Россия" сәяси партиясе тарафыннан ел саен үзенең туган көнендә гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Шул исәптән Актанышта да. Быел уздырылган бердәм кабул итү көнендә район башлыгы - "Бердәм Росссия" партиясенең Актаныш бүлекчәсе сәяси совет сәркатибе Фаил Камаев, аның урынбасарлары килүчеләрнең үтенеч-сорауларына җавап бирделәр. Төштән соң мондый кабул итүләр авыл җирлекләрендә булды. Аларда район Советы башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, җирлек башлыклары, район Советы депутатлары һәм авыл Советы депутатлары катнашты.
Халыкта нинди сораулар барлыгын белергә теләп оештырылган кабул итүләрдән соң, чаралар планы төзеп, проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкбез, - диде "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев. - "Бердәм Россия" партиясенең район күләмендә тоткан роле зур. Сентябрьдә булып узган сайлауларда авыл җирлекләрендә 209 депутат сайланды, шуларның 163е - "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары.
- 2016 елгы сайлаулар алдыннан да партия эчендә алдан тавыш бирүләр үткәреләчәкме?
- Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга әзерлек эшләрен "бердәмроссия"леләр күптән башлады. Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясе булып үтте. Анда узган сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды. Алда булачак 15 нче партия съездына делегатлар сайланды. Әлеге съездда 2016 елда узачак сайлауларга әзерлек буенча чаралар планы кабул ителәчәк, праймериз үткәрү турында сүз алып барылачак. Безнең районнан да делегат сайланды, ул - Теләкәй башлангыч бүлекчәсеннән Гөлнара Мусина.
- 2015 елда булган праймериз ышанычны аклады, димәк?
- Әйе. Чыннан да, партия эчендә алдан тавыш бирү буенча тәҗрибәбез бар. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлаулар шуның нигезендә үтте. Партиядән кандидатлар күрсәтелде, партия әгъзаларыннан, җәмәгать оешмалары вәкилләреннән алдан тавыш бирүчеләр сайлап алынды. Алар күрсәтелгән кандидатлар буенча алдан тавыш бирүләр үткәрделәр. Киләсе елда Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә дә шундый праймеризда катнашу мөмкин булачак.
- Кайсы вакытка ниятләнә ул?
- Партия съезды шундый карар кабул итсә, 22 май көнне партия эчендә алдан тавыш бирү үткәреләчәк. Безнең районда 9 урында сайлау участоклары ачылачак, һәм һәрбер кешегә үзенең тавышын биреп карау мөмкинлеге тудырылачак. Кайсы кандидатлар күбрәк тавыш ала, алар Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исеменнән кандидатура булып күрсәтеләчәкләр. Безнең партия киләчәктә дә үзенең максатларына ирешер, халык мәнфәгатьләрен тагын да тулырак канәгатьләндерер, дип ышанасы килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев