Актаныш

Беренче бала өчен Татарстанда 2020 елда пособиеләргә 4 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк.

Киләсе елга программа шартлары үзгәрү буенча беренче бала тапкан өчен түләү алучылар саны дүрт тапкырга артачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итүе буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала өчен бирелә торган федераль түләүләр тәртибе үзгәрә. Татарстанда пособие алучылар саны дүрт тапкырга арта, моның өчен республикада 4 млрд. сум бүлеп биреләчәк.

“Республикада хезмәт хакы 37 мең сум тәшкил итә. Бу исемлеккә беренче бала туган гаиләләрнең 70-80 проценты керер дип уйлыйбыз. Бу акчага бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр дәгъва итәчәк.Түләүгә без дүрт тапкыр күбрәк акча салдык, бу 2019 елга булган “Демография” проекты бәясе белән чагыштырырлык”,- дип аңлатты министр.

2019 елда беренче балага пособие 8 мең 896 сум булды. Бу республика гаиләләрендә балалар туу буенча күрсәткечнең уңай динамикасын саклап калуга йогынты ясады. Әгәр уртача керем 14 мең 34 сумнан артмаса, гаиләләргә  түләү каралган. Хәзер исә өч кешелек гаиләгә керем 42 мең 102 сумнан артмый.

2020 елның 1 гыйнварыннан пособиеләр бала яшь ярымга җиткәнче түгел, ә өч яшькә хәтле түләнәчәк. Бу елда түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итәчәк. Бу акчаны уртача кереме 20 мең 170 сумнан артмаган гаиләләр алачак. Яңа елда өч кешелек гаиләнең кереме 60 мең 510 сум булачак.

“Быел беренче балага түләүләр 1 млрд.сум булды, ә киләсе елга үсеш дүрт тапкырга көтелә. Беренче бала туган очракта акчалата түләүне 13 меңнән артык ана алды. 2020 елда бу сан тагын артыр дип көтәбез”,- диде Зарипова.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: