Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Беренче мини-каникуллар 8 мартка туры киләчәк

Яңа ел каникуллары тәмамлануга кәефе кырылганнар өчен шәп яңалык: яңа ел яллар ягыннан бик уңышлы булачак! Һәм моңа ике сәбәп бар.

              Беренчедән, быел без биш тапкыр озак итеп ял итәчәкбез. Чөнки күп кенә бәйрәм көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Беренче шундый мини-каникуллар 8 мартка туры киләчәк. Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбегә туры килү сәбәпле, 6 марттан 8 мартка кадәр ял итәчәкбез (ә менә җомга көнне, 5 мартта эшлибез).

              Икенчедән, 1 һәм 2 гыйнварда бәйрәм көннәре быел шимбә һәм якшәмбегә туры килде. Шуңа күрә Хөкүмәт аларны 3 һәм 10 майга күчерде. Шуңа күрә май бәйрәмнәре озыная һәм ике тапкыр дүртәр көн ял итәчәкбез: 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр.

              Моннан тыш, янә 11-13 июнь һәм 4-6 ноябрь дә бәйрәм көннәре булачак.

              Бары тик 23 февраль генә чәршәмбегә туры килгәнлектән, анда бер генә ял итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев