Актаныш

Беренче урында аракы түгел, балалар булсын иде

Авыл җирлекләренең июнь ае һәм яртыеллык эш нәтиҗәләренә багышланган 25 нче форма киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе Ләйсән Нурлыева әлеге юнәлеш буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.

 

Беренче яртыеллыкта комиссиянең 15 утырышы үткәрелеп, аларда 41 административ эш каралган. Әлеге беркетмәләрнең 30ы ата-ананың баласына тиешле тәрбия бирмәве , 1се балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү, 5се пандемия чорында саклык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, 1се трансполрт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, 4се балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү, ягъни кичке сәгать 10нан соң йөргән өчен төзелгән беркетмәләр.

Бүгенге көндә 101 авыр гаиләдә 203 бала тәрбияләнә. Болар шундый гаиләләргә, аларда тәрбияләнүче балалар язмышына битараф булмаган оешмалардан кергән сигнал карталары нигезендә исәпкә алынган гаиләләр. Андый чаң сугардай, борчылу тудыручы гаиләләр һәр җирлектә диярлек бар. Аларны яшереп калдырмыйча, вакытында тиешле органнарга хәбәр итү, авыл җирлеге башлыкларының да, мәгариф оешмаларының да бурычы. Бу хакта Ләйсән Нурлыева үз чыгышында басым ясап әйтте. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары андый гаиләләрдә еш булалар. Моның өчен аларга ризасызлык сүзләрен еш ишетергә туры килсә дә, балалар язмышы өчен борчылучылар андый сүзләрне йөрәкләренә якын алмаска тырыша. Көттерелмәгән кунак буларак кабул итәләр шул аларны. Ләкин комиссия әгъзалары төннәрен дә бу гаиләләрне күзәтүдә тота алмый. Ә июньнең беренче көнендә үк районда килеп чыккан фаҗига - 6 яшьлек баланың үлеме нәкъ менә төнлә булган.

–Комиссия әгъзалары да, профилактик органнар да, үзем дә бу бала яшәгән йортта еш булдык. Күршеләренең дә, танышларының да алардан зарланганы булмады. Әмма фаҗига килеп чыкты, – ди Ләйсән Нурлыева. – Шуның өчен сигнал карталарын күпләп кертүдән курыкмаска кирәк. Бу гаиләләрне берникадәр калыпта тотарга да ярдәм итә.

Социаль яктан куркыныч буларак исәпкә куелган 11 гаиләдә 19 бала тәрбияләнә.

Комиссия әгъзалары пандемия чорында да әлеге гаиләләрдә бик еш булып, аларның яшәү шартлары белән танышуларын дәвам итәләр. Арада уңай якка үзгәреп, гадәти тормыш белән яши башлаучыларның да булуы, әлеге комиссиянең, профилактика органнарының эшенең нәтиҗәсен күрсәтә. Беренче яртыеллыкта шул рәвешле 4 гаилә СОП базасыннан исәптән төшерелгән. Алты гаилә киресенчә, исәпкә куелган.

Реклама

Ләйсән Нурлыеваның рейд барышында күргән хәлләр белән таныштыручы фотолар арасында эчеп, аунап яткан хатын-кызларның да булуы күңелгә аеруча тәэсир итә. Исерек булу өстенә, алар әле үз гаепләрен дә танымый. Монысы тагын да аянычрак.

Чираттагы рейд вакытында Аеш авылында яшәүче Л.М эчкән хәлдә була. Комиссия әгъзаларына да теләсә-нинди пычрак сүзләр әйтә. Л. үзе дә, тормыш иптәше дә күп тапкырлар дәваланып караганнар, тик нәтиҗәсе булмаган. Ата-аналык хокукларыннан мәхрүм итү буенча эшләре судта да карала. Әмма алар гаепләрен танымый. Бу очракта авыл җирлеге башлыкларының да уяурак булып, аларның эчүе буенча актлар төзүләре сорала, ди Ләйсән Нурлыева.

Әти-әниләрнең озак вакытлар шушылай эчеп йөрүенең ахыры күпчелек очракта әлеге гаиләләрдән балаларны алу белән тәмамлана. Агымдагы елда да 6 бала шул сәбәпле

гаиләләрдән алынып, алар әти-әни назыннан мәхрүм булып яши. Ә әти-әниләре өстенлекне яшел еланга бирә.

Ләйсән Нурлыева үзләре булган һәр гаиләгә тулы анализ ясап, аларнвң бүгенге хәлләре белән таныштырды.

–Бик күп эш башкарасыз. Шулай дәвам итегез. Без балалар язмышына битараф булырга тиеш түгел. Авыл җирлеге башлыклары, әгәр сезнең җирлектә андый гаиләләр бар икән, яшермәгез, хәбәр итегез, – диде Энгель Фәттахов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: