Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Беренчеләрнең кадере артты

Быел көзен бәбиләр күп туачак. Моны 2018 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге беренче бала өчен өстәмә акча түли башлау белән бәйләп аңлатканнар. Быел республикада яшәүче яшь әниләр ай саен 8 мең 490 сум пособиегә өмет итә ала. Агымдагы елда 5 меңгә якын гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланачак дип фаразлана. Татарстан хезмәт, халыкны...

Быел көзен бәбиләр күп туачак. Моны 2018 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге беренче бала өчен өстәмә акча түли башлау белән бәйләп аңлатканнар. Быел республикада яшәүче яшь әниләр ай саен 8 мең 490 сум пособиегә өмет итә ала. Агымдагы елда 5 меңгә якын гаилә әлеге мөмкинлектән файдаланачак дип фаразлана.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, былтыр республикада гаиләдә беренче булып туган балалар саны 18 мең 53не тәшкил иткән. "Алар арасыннан 4 мең 243 гаилә яңа төр түләүгә өмет итә алган булыр иде, чөнки аларның айлык кереме программадагы таләпләргә туры килә", - ди министр.
Билгеле булганча, яңа¬лыктан 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче нарасыен алып кайтучылар яки уллыкка алучылар гына файдалана ала. Бу - программада катна¬шу¬ның төп шарты булып санала. Шул ук вакытта гаиләдә җан башына туры килгән керем дәрә¬җәсе төбәктә 2017 елның икенче чирегендә билгеләнгән эшкә сә¬ләтлеләрнең яшәү минимумыннан бер ярым тапкыр артмаска тиеш. Мәсәлән, өч кешелек гаиләнең (әти, әни һәм бала) гомуми кереме 41 мең 139 сумнан артмый икән, әни пособиегә өмет итә ала. Эльмира Зарипова әйтүенчә, быел республикада беренче бала өчен түләү 8 мең 490 сум (Мәскәүдә - 10 мең 523 сум) тәшкил итәчәк. Алга таба ярдәм күләмен гаиләләрнең керем дәрәҗәсенә карап үзгәртү күздә тотыла. Яңалыктан иң беренче чиратта студентлар һәм аз керемле гаиләләр файдаланырга тырышачак, дигән фикер белдерде министр.
Яшь әниләргә пособие бил¬геләү өчен кирәкле булган документлар исемлеген бала табу йортында ук тапшырырга ният¬лиләр. "Белешмә беренче нарасыен тапкан хатын-кызларга гына биреләчәк, - ди Эльмира Зарипова. - Әлеге мәсьәлә буенча социаль яклау бүлекләренә дә мөрә¬җәгать итәргә мөмкин. Моның өчен яллар беткәнен көтәргә дә кирәкми. Кышкы каникулда бел¬гечләр иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать икегә кадәр кизү торачак. Гаризаны әни генә тапшыра ала. Документлар электрон рәвештә кабул ителми". Кирәкле кәгазьләрне бала туганнан соң ярты ел эчендә җыеп тапшырырга киңәш ителә. Бу очракта пособие сабый туган көннән исәплә¬нәчәк. Соңрак килүчеләргә акчаны үзе мөрәҗәгать иткән көннән башлап кына түләячәкләр. Пособие бер елга бирелә. Шушы вакыт эчендә балага бер яшь ярым тулмый икән, яңадан социаль яклау бүлегенә барып, документлар тапшырырга кирәк булачак. Ә игезәкләр туса, нишләргә? Министр бу сорауга да җавап бирде. "Беренче балага - пособие, икен¬чесенә исә "Ана капиталы" түлә¬нәчәк", - диде Эльмира Зарипова.
Инде хәбәр ителгәнчә, яшь гаи¬ләләрне яклауга юнәлде¬рел¬гән чараларны Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Шул рәвешле Илбашы демографик вәз¬гыятьне яхшыртуны күздә тота. Владимир Путин әйтүенчә, соңгы елларда туучылар саны кимегән. Бигрәк тә яшьләр әти-әни булырга ашыкмый. "Әниләр¬нең яше елдан-ел олыгаюга таба бара. Безнең әниләр беренче баланы 23 яшьтән дә калмыйча тапса, бүген республи¬када беренче бала тапкан әниләргә уртача 28 яшь. Ә икенче баласын ул кайчан таба соң? Россия Президенты тарафыннан хупланган бу программа балалар санын гына арттырып калмый, хатын-кызның әни булган көнен дә яшәр-тәчәк", - ди Эльмира Зарипова. Беренче балага яшь ярым тулганчы, пособие түләү¬дән тыш, "Ана капиталы" программасын 2021 елның де¬кабренә ка¬дәр озайттылар. ТАСС мәгълү¬мат¬ларына караганда, быел ил Хө¬кү¬мәте беренче балага пособие тү¬ләүгә бәйле программаны тормыш¬ка ашыру өчен 21,4 миллиард сум акча бүлеп биргән. Шуның 475 миллион сумы Татарстанга биреләчәк, дип фаразлана. Дөрес, бу - чик түгел. Туучылар саны күб¬рәк булса, өстәмә акча бүлеп бирү каралган.
Программада катнашуның шартлары:
- әни һәм баланың РФ гражданлыгы булырга тиеш;
- даими рәвештә илдә яшәү мәҗбүри;
- әнинең кереме 13 мең 713 сумнан да артмаска тиеш.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар:
- паспорт;
- бала туу яки уллыкка алу турында документ;
- гаилә әгъзаларының гариза тапшырган айга кадәр бер еллык кереме турындагы документ;
- банкта ачкан исәп-хисап счетының реквизитлары.
чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=38
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев