Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Берничә минут меңнәрне очыра...

Мәктәпләрдә укулар тәмамлануга, укучылар үзләрен иркенгә чыккан кебек хис итәләр. Кичләрен урамда йөрүчеләр күбәя. Нәтиҗәдә балигъ булмаган баласы тиешле вакыттан соң урамда йөргән өчен ата-анасына хокук саклау органнары вәкилләре тарафыннан тутырылган беркетмәләр саны да арта. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең соңгы утырышында да каралган эшләрнең күбесе шундый беркетмәләр буенча...

Мәктәпләрдә укулар тәмамлануга, укучылар үзләрен иркенгә чыккан кебек хис итәләр. Кичләрен урамда йөрүчеләр күбәя. Нәтиҗәдә балигъ булмаган баласы тиешле вакыттан соң урамда йөргән өчен ата-анасына хокук саклау органнары вәкилләре тарафыннан тутырылган беркетмәләр саны да арта.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең соңгы утырышында да каралган эшләрнең күбесе шундый беркетмәләр буенча иде. Әлбәттә, җәй - күңелнең урамга, иптәшләр янына талпынган вакыты. Әмма Татарстан Республикасының "Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче законы яшүсмерләр тарафыннан да, ата-аналар тарафыннан да үтәлергә тиеш.
Яшүсмерләр бу хакта белми түгел, белә. Чөнки мәктәпләрдә укытучылар кат-кат аңлата, кисәтә. Каникулга киткәндә, тәртип бозмыйм дип, имзалары да алына. Ләкин арада боларга бармак аша караучылар, укытучылар кисәткәнне колак яныннан уздыручылар да бар шул. Комиссия әгъзалары каршында нәкъ шундыйлар басып тора.
"Ни өчен тиешле вакыттан соң урамда йөрдең", - дигән сорауга, аларның күбесе "сәгатем юк иде", - дип җавап бирә. Шунысы кызык - аларның барысында да кесә телефоннары бар. Һәм бертуктаусыз интернетта актарыналар, яисә иптәшләре белән язышалар. Сәгать карарга гына вакыт тапмыйлар. Яки карауны кирәк, дип санамыйлар. Янәсе, мине барыбер беркем күрмәячәк, дип уйлыйлар. Авылларда яшәүчеләр бигрәк тә. Район үзәгеннән ерактагы авылга нинди полиция вәкиле килсен, янәсе? Чишмәбаш авылы яшүсмере М. Г. да шулай дип уйлаган булган да бит, әмма ахыры комиссия каршында басып тору белән тәмамланды. Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы Ф.Г. белән А.Х. да тиешле сәгатьтән соң Актаныш басмалары ял итү урынында йөргән өчен тоткарланганнар. Төсле фонтан, матур табигать җәлеп итсә дә, вакытында өйгә кайтырга кирәклеген алар аңлап кайтып киткәннәрдер, дип ышанасы килә. Беренче юлга аларның әти-әниләренә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән өчен кисәтү ясалды. Ә менә Киров авылы яшүсмере Д.С.ның әнисенә улының тиешле вакыттан соң урамда йөргәне өчен ике мең сумын чыгарып салырга туры киләчәк. Чөнки аның инде бирегә беренче генә килүе түгел. Үзенә исә җәмәгать урынында тәмәке тартканы өчен 500 сум штраф салынды. Әлеге егет гаилә кассасына шулай итеп 2500 сум зыян китерде. Әнисенең эшләп тапкан хәләл акчаларын шушы рәвешле суга салуы өчен кыенсыну хисләре дә кичермәде ул. Баланың әнисенә карата шулай салкын мөнәсәбәттә булуы бәгырьне телгәләде. Тугыз ай буе күкрәк астында йөртеп, мең газап белән якты дөньяга китергән, төн йокыларын калдырып баккан балаңнан шундый мөгамәлә күрү бик авырдыр ул. Бу егеткә горурлык хисен бераз читкә куеп, әнисе белән ачылып сөйләшергә киңәш ителде.
Комиссия утырышы тәмамланганнан соң, аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белән балаларның җәйге ялы хакында сөйләштек.
- Балалар җәйге ялга туктагач, җирлекләргә шәһәрләрдән дә балалар кайта башлый. Алар караучысыз калмасын дигән максаттан, безнең КДН әгъзалары полиция хезмәткәрләре белән берлектә график нигезендә дежурствога чыгалар. Бу кемнедер тотып, җәза бирү максатыннан оештырылмый. Ә балаларның иминлеген, сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, моңа өстәп, үзенең ярдәмчеләрен дә бу дежурствога билгеләде. Үзебезнең комиссия әгъзалары белән җирлекләрдә булып, авыр гаиләләрнең тормыш-көнкүреш шартлары белән танышабыз.Аларда тәрбияләнүче балаларның җәйге ялының дөрес оештырылуын тикшерәбез. Җирлекләрдәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләренең эшчәнлеген карыйбыз. Әлегә 9 авыл җирлегендә булдык.
- Дилбәр Миркасыймовна, шәһәрдән әби-бабасы янына кайткан балалар да күз уңында булырга тиештер...
- Берсүзсез. Без, җирлекләрдә йөргәндә, ул балалар исәпкә алынганмы-юкмы - анысын да тикшерәбез. Чөнки алар арасында да төрлесе бар. Авыл балалары аларга ияреп, тәртип бозарга мөмкин. Бу утырышта да тиешле вакыттан соң урамда йөргән өчен тоткарланган яшүсмер, шәһәрдән кунакка кайткан дустым белән идем, диде. Әти-әниләр, балаларыгыздан кем белән дус булулары хакында кызыксынсагыз иде. Җәй көне үсеп киткән балаларыгызның закон нигезендә кичке 11дән соң йөрүләренә юл куймасагыз иде. Беркетмә төзелеп, комиссия каршына килеп баскач кына соң була. Балаларыгызны эшкә, спорт белән шөгыльләнүгә күбрәк тартыгыз. Районда мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары эшләп килә. "Бүләк" лагере да җәй буе эшләячәк. Иң мөһиме: балалар кеше сүзенә иярмәсеннәр. Үз сүзләрен ныгытып әйтергә өйрәнсеннәр иде.
Күпләр Татарстан Республикасының 71 нче законын белеп бетермиләр. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзаловага мөрәҗәгать иттек. Моны белеп тору әти-әниләргә дә, яшүсмерләрнең үзләренә дә зыянга булмас.
- Бу закон балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чараларын билгели. Һәм балигъ булмаганнарның төнге чорда ата-аналар яки җаваплы затлардан башка җәмәгать урыннарында булуын чикли, балалар арасындагы караучысызлыкны, аларның криминаль активлыгын киметергә мөмкинлек бирә. Чөнки хокук тәртибе бозуларның күпчелеге кич белән яки төнлә эшләнә. Балаларның төнге күңел ачу урыннарына йөрүе алар арасындагы җинаятьчелек һәм наркоманлык белән тыгыз бәйләнгән. Төнге клубларга, барлар, дискотекаларга, интернет-клубларга яки төнлә эшли торган башка җирләргә йөрүче балигъ булмаганнар күңел ачу өчен акча эзләп, җинаять кылалар яки аның корбаны булалар.
- Балалар өчен әти-әниләр җаваплы бит...
- Әйе, Рәсәй Федерациясе Гаилә кодексының 63 нче маддәсе нигезендә, балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи үсеше турында кайгырту ата-аналарга йөкләнгән, шул ук вакытта балигъ булмаганнарны халыкара хокукый нормалар нигезендә яклау бурычы дәүләткә дә йөкләнә. Республикада да, шулай ук безнең районда да балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларга каршы профилактика органнары "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлак үсешенә зыян килүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче республика законын тормышка ашыралар. Әлеге законда "балигъ булмаганнарның булулары тыелган урыннар", "балаларның булулары чикләнгән урыннар", "төнге вакыт" дигән төшенчәләр бирелгән. Ягъни 18 яше тулмаганнар 1 сентябрьдән 31 майга кадәрге (бу көнне дә кертеп) чорда төнлә 22 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр, ә 1 июньнән 31 августка (бу көнне дә кертеп) кадәрге чорда 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр балигъ булмаганнарга булу тыелган яки чикләнгән урыннарда булмаска тиешләр. Югарыда әйтелгән закон нигезендә, балигъ булмаганнарга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында түбәндәге урыннарда булу тыела: җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы товарлар сатыла торган объектларда, сыра, шәраб, аракы рестораннарында, барларда, бары тик алкоголь продукциясе генә сатылган урыннарда.
- Законны үтәмәүчеләрне нәрсә көтә?
- Закон таләпләрен үтәмәгән өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ җаваплылык күздә тотылган.
Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.11 нче маддәсе нигезендә, балигъ булмаганнарның җәмәгать һәм күрсәтелгән башка урыннарда булуын чикләү турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен әти-әниләренә (җаваплы затларга) кисәтү ясала яки 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салына, вазифалы кешеләргә - 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга - 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Ел дәвамында шул ук гамәлләр икенче тапкыр кылынса, гражданнарга 2 мең сум күләмендә административ штраф салына, вазифалы кешеләргә - 15 мең сум, юридик затларга - 50 мең сум.
Күрәсез - штраф суммалары саллы гына. Шулай булгач, өйгә тиешле сәгатьтән дә соңга калмый кайту хәерлерәктер. Ул вакытта әти-
әниләрегез дә, үзегез дә тынычлап йоклый аласыз. Берничә минут өчен якыннарыгызны борчуга салу кирәкме? Уйлап карагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев