Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бертуганының улларын үтергән

7 июнь кичендә Казанның Шоссе урамындагы бер йортта чәнчеп үтерелгән 1974 елгы ике ир туганның үле гәүдәсе табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Киров районы бүлеге әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгата. Әлеге җинаятьне кылуда шикле адәм тоткарланган инде. Ул үтерелгән ир-атларның 1958 елгы агасы булып чыккан. Аның аңлатуынча,...

7 июнь кичендә Казанның Шоссе урамындагы бер йортта чәнчеп үтерелгән 1974 елгы ике ир туганның үле гәүдәсе табыла.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Киров районы бүлеге әлеге факт уңаеннан җинаять эше кузгата. Әлеге җинаятьне кылуда шикле адәм тоткарланган инде. Ул үтерелгән ир-атларның 1958 елгы агасы булып чыккан.
Аның аңлатуынча, төнлә ул йоклаганда пычак белән коралланган бертуганының уллары йортына бәреп керә һәм кыйный башлый. Аларның берсе берничә көн элек кенә иреккә чыгарылган була.
Ул пычакны тартып ала һәм аларга чәнчи. Шуннан күршесенә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга куша.
Тикшерү эше дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/58582-bertuganyinyiң-ullaryin-үtergәn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев