Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ БЕЛЕШТЕК: Һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып торырга мөмкин?

30 градус яки аннан да салкынрак булганда барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы ничә градус булганда мәктәптә укулар тукталып тору буенча ачыклык кертте. Министрлык республиканың муниципаль берәмлекләренә һава температурасына бәйле дәресләр үткәрмәү турындагы тәкъдимнәр җибәргән. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

Температура -23 градус булгада авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, ә 25 градус салкын булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.


27 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныф, 30 градус салкында авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф, 32 градус салкында шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары мәктәпкә бармый кала ала.

Санитар нормалар буенча, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен -3 градуска кадәр салкын булганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метр булганда гына үткәрергә мөмкин. Ә өлкән сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен үткәрү температура -10 градуска кадәр, ә җилнең тизлеге секундыга 6-10 метрдан артмаганда мөмкин.

Реклама

Урамда -30 градус яки аннан да түбәнрәк температура булганда, барлык укучылар да дәресләрдән азат ителергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, -25 градус яки аннан да салкынрак булган очракта, балаларны мәктәп автобусларында йөртергә киңәш ителми. Мондый түбән температура булганда, балаларны муниципалитетлардан читкә алып чыгуны туктатырга тәкъдим ителә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178511/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев