Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Без – җирдә, ул – күктә

Малайларның күбесе үскәч очучы булам дип хыяллана. Тик бу һөнәрне сайлаучылар гына сирәк. Нигә икән? "Очучылар - фанатлар алар, җирдәге тормыш белән генә яши алмыйлар", - ди Гөлназ Даянова. Ул яхшырак беләдер, чөнки аның тормыш иптәше Данияр Даянов- очучы. Очучылар гаиләсе белән якыннанрак танышасы килү, гомерләренең күп өлешен күктә -...

Малайларның күбесе үскәч очучы булам дип хыяллана. Тик бу һөнәрне сайлаучылар гына сирәк. Нигә икән? "Очучылар - фанатлар алар, җирдәге тормыш белән генә яши алмыйлар", - ди Гөлназ Даянова. Ул яхшырак беләдер, чөнки аның тормыш иптәше Данияр Даянов- очучы.
Очучылар гаиләсе белән якыннанрак танышасы килү, гомерләренең күп өлешен күктә - болытлар арасында уздыручының тормышы турында кызыксыну хисе күптән бар иде инде. Беркөнне Гөлназ мөхәррияткә үзе килеп керде. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек.Үзе Ижау шәһәрендә туса да, әтисе Аккүз авылыннан, үзе дә - Актаныш килене. Тормыш иптәше Данияр Даянов Актанышта туып үскән. 1983 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, күп малайларның хыялында гына кала торган очучы һөнәрен үзләштерергә дип укырга киткән.
- Иптәшем Россиянең төрле шәһәрләренә оча. Бигеш аэропортыннан күтәрелеп киткән самолеты артыннан карап калганда күңелнең бер нечкә кылы өзелгәндәй була.
- Аны аэропортта каршы алырга, озатырга еш туры киләме?
- Юк, әлбәттә. Без бит гадәти тормышта яшибез. Шулай да озаграк күрешми торганда сагыну хисенә буйсынырга туры килә. Алар бит өйгә сирәк кайталар. Бервакыт: "Сочидан Бигешкә очам, каршы алыгыз, аннары кабат Сочига очып китәм", - дип хәбәр бирде. Балаларымны киендердем дә, такси чакыртып, Чаллыдан Бигеш аэропортына киттек. Данияр белән 6-7 минут сөйләшеп тора алдык. Ул кабат самолетында күккә күтәрелеп, ерак шәһәргә очып китте.
- Мондый тормышка бар кеше дә ияләшә алмыйдыр, Данияр белән кайчаннан бергә яшисез? Һавада болытлар арасында йөрүче белән гомер итү кыен түгелме?
- Әйткәнемчә, очучылар үз эшләренә бик бирелгән кешеләр, алар җирдәге тормыш-мәшәкатьләрдән бик еракта. Шуңа күрәдер - гаиләләре таркалу очраклары еш күзәтелә. Кызыма 5-6 яшьләр булды микән, аның гел күккә карап, очкан самолетлар артыннан күзәтеп калганын сизә башладым. Без аның үз әтисе белән аерылышкан идек. "Әни, сиңа яңадан кияүгә чыгарга кирәк. Тик ул очучы булсын", - диде. Язмышка шулай язгандыр, күрәсең, ике елдан, чыннан да очучы белән тормышымны бәйләргә туры килде. Ул да хатыныннан аерылган. Гомер буе бергә яшәсәк иде, дип телим хәзер. Иремне әтиемә охшатам, туган көннәре дә бер көнгә туры килә. Яшьрәк чакта әнигә миңа да әти кебек кеше очрасын иде, дип әйтә идем. Менә насыйп булды. Ә очучы белән яшәү - үзе романтика ул.
- Мондый романтиканың кайсы ягын башкалар белми?
- Бер генә мисал китерәм, үзегез шуннан аңларсыз. Шәһәр татлы йокыда. Иптәшем төнге рейска җыенырга дип, төн уртасыннан чыгып китте. Йокыдан уятып, телефон шалтырый. Ике сәгатьтән балконга чыгыгыз, Ижауга очам, кул болгап, озатып калырсыз, ди. Ике балабызны да татлы йокыларыннан уятып, төгәл шул вакытка балконга чыгып бастык. Һавага карыйбыз, ә анда ап-ак сызык сузылган. Йөрәк кысып куйды. Без кайда да, әтиебез кайда? Без - җирдә, ул - күктә. Шулай да бик рәхәт иде безгә. Шушы мизгелне күрү өчен татлы таң йокысы да жәл түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев