Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ КИСӘТТЕК: Сөйләшсәң, 1500 сум штраф түләтәчәкләр

Әлеге таләпләрне бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 статьясы нигезендә 1500 сум административ штраф салына.

Татарстан Республикасы территориясендә транспорт чарасын йөртүченең телефон белән файдалану кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында  2019 елның 1 апреленнән “Мобильник” оператив-профилактик чара старт ала, ул  30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Әлеге чараның төп бурычы: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау, чөнки  руль артында мобиль гаджетның теләсә кайсын куллану (сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар куллану) машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә һәм юл ситуациясенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре 2.7 пункты нигезендә, транспорт  белән идарә иткәндә машина йөртүчегә кул кулланмыйча гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.36.1 статьясы нигезендә 1500 сум административ штраф салына.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев