Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Без коррупциягә каршы

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Гадәт буенча, бу көнне дәүләтләр җәмәгатьчелеккә шул юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр. Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе - коррупция. Бу...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Гадәт буенча, бу көнне дәүләтләр җәмәгатьчелеккә шул юнәлештә эшләнгән илкүләм чаралар турында хәбәр итәләр.
Һәркайсыбыз дәүләтнең бер гражданы булып торабыз. Алдагы тормышыбыз, киләчәгебез, илебез язмышы үзебездән тора. Кызганыч, дөньядагы үзгәрешләр алга киткән саен, замана чирләре баш калкыта. Шуларның берсе - коррупция. Бу бер кеше өчен генә түгел, ә халык, милләт язмышы өчен дә куркыныч.
Җәмгыять төзелешендә намус, әдәплелек, җаваплылык, гаделлек кебек гомумкешелек сыйфатлар мәңгелек булып кала. Шул исәпкә гражданнар җәмгыяте үсешен тоткарлаучы коррупциягә каршы көрәшне дә кертергә кирәк.
Әлеге дата уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән безнең Күҗәкә мәктәбендә дә, төрле чаралар оештырыла, китапханәләрдә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмәләр урнаштырыла. Әлбәттә, бу явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән генә корытырга мөмкин икәнлеген һәрберебез дә беләбез, аңлыйбыз.
Мәктәптә укучылар белән "Коррупциягә каршы көрәш" темасына сыйныф сәгатьләре уздырыла. Сыйныф сәгатьләренең төп максаты - коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату. Коррупциягә каршы тәрбия алымнары, күбесенчә, укытучының материалны ничек итеп җиткерүенә бәйле. Монда, әлбәттә, укытучының зирәклеге, методик осталыгы, психологик яктан йогынтысы зур роль уйный.
Шулай ук мәктәптә "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән рәсем һәм инша бәйгеләре дә оештырыла. Укучылар үз эшләрендә коррупция турында нәрсә белүләрен һәм аны ничек итеп күзаллауларын башкаларга җиткерәләр.
Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Бу тамырны юкка чыгаруы гына бик җиңел түгел. Әмма бу битарафлык күрсәтсәң дә ярый дигәнне аңлатмый. Тамырын корытыр өчен яңа идеяләр кирәк. Халыкның мәдәнияте, белем дәрәҗәсе һәм әхлак темасы иң беренче урында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев