Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ СОРАДЫК – СЕЗ ҖАВАП БИРДЕГЕЗ: Ә сезнең “Актаныш таңнары” газетасында нинди язмалар укыйсыгыз килә соң?

Җаваплар безне бераз аптыратты.

“Актаныш таңнары” газетасына сез ни өчен языласыз дигән сораштыруда без катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнгән идек. Әмма, ни кызганыч, сайтыбызда  бу сорауга 43 укучыбыз җавап бирсә, ВК челтәрендәге төркемебездәге сораштыруда 127 кеше катнашты. 

Һәм җаваплар безне бераз аптыратты. ВК төркемендәге сораштырулардан күренгәнчә,  127 кешенең 68е район газетасын, гомумән, укымый булып чыкты. Аны кулга тотып укымаган кеше, билгеле, “Актаныш таңнары”на ни өчен язылганны аңлата да алмый килеп чыга. 

Барлык катнашучыларның 23,6 %ы Актаныш районында яшәп, район газетасын алмауны дөрес түгел дип саный. 10,2 % райондашыбыз “Актаныш таңнары” газетасына язылу гаилә традициясенә әверелүен хәбәр итә. Калган 11% район халкы “Актаныш таңнары” газетасын котлаулар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табу өчен алдырта икәне ачыкланды. 

Ә менә сайтка кереп тавыш бирүчеләрнең 43 %ы район газетасына язылмауны дөрес түгел дип саный. 41 % катнашучы  газетаны, гомумән, укымый булып чыкты. 

Ә бит “Актаныш таңнары” газетасында рәхәтләнеп укырлык материаллар җитәрлек, хөрмәтле райондашлар! Газетада – район сулышы, яшәеше, халкы, проблемалары һәм күңелле вакыйгалары. Безнең белән бергә булып, үз яңалыкларыгыз белән уртаклашсагыз, бәлки, ул сезнең йортта да көтеп алынган кунакка әверелер иде!? 


Хөрмәтле райондашлар! Төрле сәбәпләр аркасында “Актаныш таңнары” газетасына язылырга өлгермәгән булсагыз, әле соң түгел.
Мөхәрриятебезгә яки басмаханә бинасында урнашкан “Мәрьям” кибетенә килеп языла аласыз. Газетаны  үзебездән килеп алу шарты белән язылучыларга бәясе 400 сум гына.
Оешма-предприятиеләр өчен дә аерым кулай язылу шартлары бар. Әлеге очракта газетабызның һәр яңа санын үзегезгә китереп бирә алабыз. Ашыгыгыз, вакыт санаулы гына!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев