Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗ ҮТӘ ТОРГАН ЮЛДА ЗУР АВАРИЯ: Чаллы -Минзәлә юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән

Йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешеп, машиналарга ут капкан.

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Минзәлә районында йөк машинасы һәм “УАЗ” микроавтобусы бәрелешү сәбәпле, дүрт кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

17 июль, кич белән Мәскәү - Уфа юлының 1186нчы километрында "УАЗ” һәм “Форд” йөк машинасы бәрелешкән. Ике машинага да ут капкан.

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ” машинасын йөртүченең һәм өч пассажирның гомере өзелгән. Йөк машинасын йөртүче зыян күрмәгән.

Реклама

Урынга килгән Күзәмбәт авылы янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә утны сүндергән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә юл полициясе хезмәткәрләренең юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклаячакларын әйттеләр. Җыелган материаллар буенча закон нигезендә тиешле карар кабул ителәчәк.

 

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/17/168046/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X