Актаныш

Без тарихта эзлебез

Район башлыгы Фаил Камаевның мөрәҗәгатен 9 февральдә Татарстан һәм Башкортостанның фән һәм җәмәгать эшлеклеләрен дустанә очраштыручы, аралаштыручы кичәдә катнашучылар алкышлап кабул итте. Ике милләт, ике республика вәкилләренең фикерләре, уй-теләкләре бер-берсен тулыландырды. Такталачык авылында, Туган як музеенда, Җиңү паркында тарихи истәлекләр белән танышканнан соң, район мәдәният йортында эшлекле аралашты, милли биюләребезне...

Район башлыгы Фаил Камаевның мөрәҗәгатен 9 февральдә Татарстан һәм Башкортостанның фән һәм җәмәгать эшлеклеләрен дустанә очраштыручы, аралаштыручы кичәдә катнашучылар алкышлап кабул итте.
Ике милләт, ике республика вәкилләренең фикерләре, уй-теләкләре бер-берсен тулыландырды. Такталачык авылында, Туган як музеенда, Җиңү паркында тарихи истәлекләр белән танышканнан соң, район мәдәният йортында эшлекле аралашты, милли биюләребезне карап, җырларыбызны тыңлап хозурланды алар ул көнне.
Ипи-тоз, якты йөз
Актанышлылар ут күршеләрен Башкортостан-Татарстан чигендә үк ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар.
Актаныш икмәгеннән авыз иткәннән соң, кунакларыбыз Такталачык җирлегенә юл алды. Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасы узды. Биредә - Мутиннар нигезендә, алар хөрмәтенә куелган стелаларга чәчәкләр салынды, алар рухына дога кылынды.
Иң элек кунакларны район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев сәламләде.
- Без күрше республика, күрше район - бер дин кардәшләр. Һәрвакыт аралашып, матур итеп яшибез. Алмаш концертлар, бер-беребезгә күрсәткән ярдәм, бер-беребез белән киңәшләшү матур традициягә әйләнде. Актанышның тарихы бик бай. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Күпме генә вакытлар, афәтләр үтмәсен, Мутиннарның кылган хезмәтләре беркайчан да югалмас. Алар тарих битләрендә тирән итеп, ташка уеп язылгандай эз калдырган. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге булмаячак, - диде ул.
Кунаклар Актанышыбызның күрке - Туган як музеенда да булдылар, анда Мутиннар хакындагы тарихи экспонатлар белән таныштылар. Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Репрессия корбаннары истәлегенә куелган таш барлыгын да күреп: "Актанышлылар, Мутиннар истәлегенә, рухына багышлап та сез һәрвакыт әлеге ташка чәчәкләр куегыз, рухларына дога кылыгыз, тарихтан гыйбрәт алыйк," - дигән теләкләрен дә әйттеләр.
Дустанә очрашып фикерләшүдә Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, КФУ профессоры Индус Таһиров, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор Мөхәммәтгали Арсланов, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов, "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире, тарихи романнар авторы - язучы Вахит Имамов, Башкортостан Республикасыннан делегациянең җитәкчесе, халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге, Бөтендөнья башкорт Корылтае конгрессы аппаратының баш белгече Алсу Сиргалина, тарих фәннәре кандидаты, Башкортостан дәүләт университеты доценты, Бөтендөнья башкорт Корылтае башкарма комитеты әгьзасы Нурислам Калмантаев, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья башкорт Корылтае башкарма комитеты әгьзасы Салават Хәмидуллин, иҗтимагый оешма әгъзалары, журналистлар, сәнгать әһелләре катнашты.
Актанышның тарихи истәлекле урыннары, хәтерне яңартып, эшлекле аралашу, фикерләшүләр белән үрелеп барды. Актанышлылар, гыйлемне арттыручы очрашулар кирәк безгә, дигән максат белән яшиләр һәм эшлиләр. Мутиннарны искә алуда да галимнәрнең тарихи мәгълүматлары безнең өчен кыйммәт булды, үзләре дә безгә ешрак очрашу, фәнни конференцияләр үткәрү кирәк, Актаныш бу яктан бик кулай урын, дигән теләкләрен ирештерделәр.
Салават Хәмидуллин, Башкортостаннан вәкил:
-Такталачык авылы безнең як тарихында бик танылган. Бүгенге чара безнең республикалар арасында дуслык күпере төзеп, тарихи вакыйга буларак истә калыр, - дигән фикерен белдерде.
Алсу Сиргалина әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде:
- 2017 елда без Башкорт Автономияле Республикасының 100 еллыгын бәйрәм
итәчәкбез. Ул Башкортостанныкы гына түгел, бөтен Россия бәйрәме. Чөнки 1917 елның ноябрендә Башкорт Автономиясе килеп чыкмаса, бәлки безнең федерализм, Россия Федерациясе булмас та иде. Шул автономияне төзүдә Зәки Вәлидигә ярдәм итүче, аның уң кулы Илдархан Мутин булган. Сез шундый якташыгыз булу белән горурланырга тиеш, - диде һәм Бөтендөнья башкортлары Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгуловның сәламләү хатын укыды, район башлыгы Фаил Камаевка, академик Индус Таһировка истәлек бүләкләре тапшырды.
Альберт Борханов, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор:
- Без - бер халык, ике милләт булып йөрибез, бер җирдә яшибез. Бер тамырдан чыкканбыз. Бәхәсләшү булмасын өчен, тарихны яңадан карап чыгу кирәк. Беренчедән, һәр төбәкне өйрәнү мөһим. Икенчедән, кабер ташларын өйрәнү кирәк. Такталачыктагы кабер ташларыннан да күп мәгълүмат алырга була. Төрле өлкәләрне өйрәнеп шундый фикергә килдек: шәҗәрәләрдә, кабер ташларында шул ук кешеләр. Төрле милләт халыклары бер-берсенә хезмәт иткән, яшәү урыннары үзгәреп торган. Өченчедән, архитектура һәйкәлләрен өйрәнү зарури. Дүртенчедән, җитештерү сәнәгатендә, шахталарда эшләгән ата-бабаларыбызны, аларның язмышын да белү кирәк. Язылган китапларда вакыйгаларны аңлату төрлечә, объективлык та җитеп бетми. Безгә китапларны бергәләп язу кирәк, моның өчен шушындый очрашулар, конференцияләр үткәрү отышлы. Даими аралашсак, ачыкланмаган сораулар булмаячак.
Индус Таһиров, Рәсәйнең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы:
- Бүгенге очрашуыбыз башкорт-татар мөнәсәбәтенә багышлана. Без бер рухи дөньяда яшибез, бер үк җырларны тыңлап моңланабыз, үзенчәлекләребезне дә хөрмәт итәбез. Татарстанның позициясе - бердәмлек. 80-90 нчы елларда мөстәкыйльлек юлына баскач та бердәмлекне эзләдек. Берничә тапкыр үзем дә Уфага барып, республика, милли хәрәкәт җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып бардым. Төрле вакытлар булды. Референдум үткәргән көннәребез дә хәтердә. Киләчәктә дә безгә бер-беребезне аңлап яшәү кирәк.
Уфа сәнгать институтыннан фәлсәфә фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Салаватова, Мөхтәр Мутинның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче буларак, тарихи мәгълүматлар белән таныштырып, ул куйган спектакльләрнең афиша күчермәләрен Туган як музеена бүләк итте. Аның фикерләрен Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, сәнгать белеме фәннәре докторы Мөхәммәтгали Арсланов тулыландырды:
- Мөхтәр Мутин - татар театрын дөнья югарылыгына күтәрүче. Ул тудырган Отелло, Гамлет образлары дөньяның иң мәшһүр актерлары башкару югарылыгында. Татар классиклары Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш әсәрләреннән мәшһүр рольләр башкарып, үзебезнең татар характерларын да иҗат итте. Ул шулай ук татарның беренче кино актеры һәм беренче кинорежиссеры. 1929 елда татар радиосы ачылганнан соң, анда да режиссер булып эшли.
Мөхтәр Мутинның язмышы, иҗаты белән якташыбыз Илфак Ибраһимов та, кызыксынып, шактый мәгълүматлар туплаган. Шул чорда халыкның яшәве, көнкүреше, кичерешләре белән хәбәрдар булып, халык дипломатиясе бар, без аннан үрнәк алырга тиеш, диде ул.
Такталачыктан Гавас абыйның әтисе Хатыйп абзый, Мөхтәр Мутинның әтисе Исхак абый - туган балалары. Ул сөйләгәннәрдән мәгълүм, Исхак абый җирлектә тәртип саклаучы була. Пермьнән килеп икмәк әзерләүчеләр аннан рөхсәт алган, ә ул актанышлыларның икмәкне арзанга сатмаулары өчен кайгыртучанлык күрсәткән. Гамил Афзалның әтисе Гыймазетдин абзый да Шәбез буенда ике тегермән тоткан. Кулак, дип сөргенгә сөрелә 1929 елда. Әтисе үлеменнән соң, үзе дә бик авыр хәлдә булган Гамил Афзалны Калтасы районындагы апасы тәрбияли, үлем кочагыннан тартып ала. Бу - халык дипломатиясе, төрле өлкәләрдә яшәүчеләрнең сәясәтсез генә аралашу, ярдәмләшү тарихы.
Радик Бәхтиев, шәҗәрәләр төзүче:
- Иделнең аръягында Яңа Актанышбаш авылында яшимен. Әтием белән Гәрәй ыруының шәҗәрәсен төзибез, 20 мең кешедән артты инде. Әбекәй 96 яшендә генә үзенең Илдархан Мутинның туганы икәнен һәм үзләре кичергән авырлыклар турында сөйләде. Эзәрлекләүдән качып, документларны, әтисенең кем икәнен дә үзгәрткәннәр. Шуңа да шәҗәрә төзегәндә бик четерекле очраклар килеп туа, очына чыгуы авыр, бер әти балалары төрле кешегә язылган. Үткәннәрдән гыйбрәт алыйк, башка кабатланмасын иде андый еллар.
Тимер, Илдархан, Мөхтәр Мутиннар
Мутиннар морза нәселеннән. Аларның нәселе Уфа губернасының морзалар шәҗәрәсе китабының II өлешенә дә кертелә. Мутиннар актив рәвештә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән,1884-1914 елларда земство эшчәнлеген алып барган. VIII гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутинга һәм революциядән соң Башкортостан автономиясен төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутинга Такталачыкта истәлек тактасы куелган.
Тимер Мутин - башкортларның Гәрәй өязе җитәкчесе, 1756-1763 еллардагы сугышта катнашучы батыр. Ул - башкорт хокукларын яклаучы. Нәкъ Тимер Мутин патшабикә Елизаветага башкортларны яклап петиция яза, аны империя башкаласына барып үзе тапшыра. 1759 елда Петербургта вафат та була.
Илдархан Мутин башкорт хакимияте әгъзасы булып тора, Башревкомда да төрле вазифаларны били. Берара Башкорт хәрби шурасы әгъзасы да була. Аннары, большевиклар белән юллары аерылгач, Вәлиди белән Урта Азиягә китеп советларга каршы баш күтәрүләр оештыра.
Мөхтәр Мутин - татар театрының 110 еллык тарихында билгеле шәхес: трагик актер, режиссер, тәрҗемәче, театраль педагог. Ике трагик актерның берсе ул, икенчесе Мифтах Әбсәламов.
Мөхтәр Мутин башкарган Отелло, Гамлет образлары русның бөек актерлары Качалов, Мочалов дәрәҗәсендә бәяләнергә хаклы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: