Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Без ярдәм итмәсәк, кем ярдәм итәр?

1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлана. Әлеге ункөнлек кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла? Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә? Гомумән, алар нинди сулыш белән яши?  Район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта шушы сорауларга җавап эзләнде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева башлап җибәрде. 

 

Районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эш ел дәвамында алып барыла. Алар булдыра алганча тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылалар. Бу хакта Ләйсән Нурлыева да ассызыклап үтте. 
–Спорт ярышларында да, сәнгатьтә дә алар ярыш-бәйгеләрдә катнашып, республикада район данын яклыйлар. Матур күрсәткечләргә дә ирешәләр. Без дә, үз чиратыбызда, аларның күңелләрен күрү өчен тырышабыз. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан да алдан ук план төзедек, аны республика да уңай яктан бәяләде, – диде ул. 

undefined
Ә инвалидларның нинди сулыш белән яшәүләре хакында районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова таныштырып үтте. 
Бүгенге көндә районда 2383 инвалид бар. Аларның 344е – I, 828 е – II, 1211е – III төркем инвалид. Балачактан инвалидлар – 270, 18 яшькә тикле инвалид балалар саны – 88. Тормыш шартлары начар һәм авыр хәлдә яшәүче 344 инвалидка 114 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. 
104 гаиләдә берәр инвалид, 5 гаиләдә икешәр инвалид бала тәрбияләнә. 93 коляскалы инвалид булып, 8е – 18 яшькәчә балалар. 125 кеше постель режимында яши. Шуларның 72есе – гел урын өстендә ятучылар. Үзләре инвалид булып та, инвалид бала үстерүчеләр дә бар. Фәйрүзә Разетдинова – шундыйлардан Лилия һәм Инсаф гаиләсен үрнәк итеп мисалга китерде. Бу – актив тормыш позициясе алып баручы гаилә. Лилия дә, Инсаф та уллары Азат та төрле чараларда, спорт ярышларында теләп катнашалар. 
Җирлекләрдә 28 башлангыч инвалидлар оешмасы булып, аларның җитәкчеләре үзләрендәге инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, проблемаларын хәл итүдә булышып эшли. 

undefined
– Инвалидларның башлангыч оешмаларына җитәкчелек итәргә тәҗрибәле һәм халык арасында абруе булганнарны сайлап куялар. Иске Сәфәрдән Розалия Баянованы, Түкедән Бания Гыйльметдинованы, Аккүздән Назил Гариповны, Чишмәдән Зәйнәп Сабированы, Уразайдан Фәнүсә Баянованы, Иске Байсардан Рәсимә Хашимованы, Актанышбаштан Алсу Арсланованы, Яңа Әлемнән Нурия Шәйморзинаны, Әтәстән Рамазан Рәхмәтуллинны уңай яктан телгә алырга кирәк. Алар барысына да өлгерергә тырышалар. Төрле түгәрәкләр оештыралар, спорт ярышларында да, үзешчән сәнгатьтә дә катнашалар, юбилярлар белән туган көннәрне дә истә калырлык итеп үткәрәләр, – диде Фәйрүзә Разетдинова. 
Иске Сәфәр җирлегендәге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова хакында Фәйрүзә ханым аеруча мактап сөйләде. 
– Розалия апа һәр инвалидын биш бармагы кебек белә, алар белән аралашып тора. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Вакытында җир җимертеп эшләгән, хәзер инде инвалид булган механизаторларның юбилеен үткәргәндә миңа да катнашырга туры килде. Розалия апа үзе чыгарган шигырен сөйләгәндә, ул механизаторларның күзләреннән яшь чыкты, – диде ул. 

undefined
Инвалидларның спорт ярышларындагы уңышлары хакында да җентекләп таныштырды Фәйрүзә апа. 
Безнең райондагы инвалидларның 28 проценты гына эш белән тәэмин ителгән. Быел бары тик 8 инвалид кына районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать иткән. Авыл җирендә үз хуҗалыгы белән яшәгән инвалидларга эш җитәрлек булса да, авыл җирлеге башлыкларына аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуны арттырырга кирәк, дип мөрәҗәгать итте ул. Бу урында Ләйсән Нурлыева да җирлекләрдәге эшләрдәй инвалидларны барлап, аларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштыруны бурыч итеп куябыз, диде. 
Шунысы куандыра, районда олы йөрәкле, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга әзер торучы кешеләр күп. Моны игелек марафоны да раслый. Анда җыелган акчалар, махсус комиссия  тарафыннан авыр тормыш ситуациясендә калган инвалидларга ярдәм йөзеннән бүлеп бирелә. Фәйрүзә Разетдинова алтын йөрәкле райондашларыбыз дип “Альмига” кибете хуҗасы Ралиф Фәхертдинов белән “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиевне аерып атап үтте. Әлеге игелекле җаннар һәрвакыт ярдәм кулы суза, диде ул. 
Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗиәхмәтова инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә җибәрү буенча таныштырды. Агымдагы елда 16 бала һәм 61 өлкән яшьтәге инвалид шундый үзәкләрдә булып, дәвалану алганнар.

undefined
Районның игелек үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова инвалидларга күрсәтелүче социаль ярдәм төрләре хакында мәгълүмат җиткерде. Бүгенге көндә инвалидларга биш төрле: социаль медицина, социаль психолог, социаль педагог, социаль хезмәт, социаль хокукый ярдәмнәр күрсәтелә. 
Район социаль иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова инвалидларга бирелүче юлламалар һәм техник ярдәмнәр турында таныштырды. 
– Быел техник ярдәм сорап, 163 инвалид үзләренең гаризаларын бирде. 42 инвалид юлламалар белән ял йортларына җибәрелде. Шуның 4есе – балалар. Юллама алуда проблема, дип зарланучылар да бар. Чыннан да, бу шулай. Юллама алу бик нык авырлык белән бара. Бүгенге көндә 228 инвалид юллама алу өчен чират тора. Әле 2016 елда гариза биргән инвалидларны юлламалар белән тәэмин итү яңа башланды. Шуны да әйтергә кирәк, юлламаны социаль пакеттан баш тартмаган инвалидлар гына куллана ала. 


Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров пенсия алу тәртибе,  социаль пакет һәм ЕДВ хакында аңлатып үтте. 
– Инвалидлык буенча пенсия алу өчен элек документларны тутыру бик авыр һәм озак вакыт таләп итә иде. Чөнки кеше инвалидлык артыннан йөри башлагач, хастаханә юлларында бик озак йөрергә туры килә. Шушы хәлне бераз җиңеләйтү максатыннан, июль аенда үзәк хастаханә белән үзара килешү төзелде. Аның нигезендә, әгәр кеше инвалидлык буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итә икән, алар бу мәгълүматны безгә җиткерәләр. Ә без исә, инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә документларын эшли торабыз. Социаль пакет турында да әйтеп китәсем килә. Соңгы елларда кешеләр аның әһәмиятен аңлый башлады. Чөнки дарулар көннән-көн кыйммәтләнә тора. Социаль пакетлардан баш тартучылар да, аңа кире кайта башлады, – диде ул. 
Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары  Светлана Корбанова ункөнлек кысаларында урында ятучы инвалидларның өйләренә чыгачакбыз, дип хәбәр итте. 

undefined
– Инвалид, авыру кеше белән эшләү бик авыр. Һәркемгә аерым якын килергә кирәк. Без ел дәвамында инвалидларны игътибардан читтә калдырмыйбыз. Минем шуны да әйтәсем килә: бәлки кешегә 1980-1990 елларда ук III яисә II төркем инвалидлык бирелгән булгандыр да, хәзер аларның хәле тагын да начарлангандыр. Ә алар, минем инвалидлык бар инде  дип, шуның белән килешеп яшиләрдер. Бәлки аларга  инвалидлык төркемен үзгәртергә кирәктер. Бу очракта алар үзләренең фельдшерлары, участок табиблары аша безгә хәбәр итсеннәр иде. Йөртү мөмкинлеге булмаган, урында ятучыларны Чаллыга, ВТЭКка алып бару юк. Тиешле документларны тутырып, боларны читтән торып эшлибез. Бары тик ул кешенең барлыгын гына белү кирәк. Кеше памперска да тилмереп ятарлык булмасын иде. Авыруның ИПРга  (шәхси реабилитация программасы) коррекция ясыйбыз. Мохтаҗ бер кеше дә игътибардан читтә калмасын иде. Йөреп торган инвалидлар да сәламәтлекләрен ныгытырга телиләр икән, аларны хастаханәгә салабыз. Өстәмә диспансерлаштыру да уздырабыз, – диде ул. 
Районның җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизова әлеге ункөнлек кысаларында эш урыны булмаган инвалидлар да игътибарсыз калмасын иде, дигән теләген җиткерде. Чөнки кешенең аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала. Ул шулай ук инвалид бала тәрбияли торган әти-әниләргә дә, инвалид караучы кешеләргә дә нинди дә булса ярдәм оештырылсын иде, диде. Чөнки авыру карау җиңел түгел. Алардан күпме сабырлык, көч таләп ителә. 
– Җирлекләрдә булганда, инвалидлар белән очрашканнан соң, сораулар да туа. Әйтик, инвалидның коляскасының тәгәрмәче туза, аны кем тәэмин итәргә тиеш? Техник әйберләр белән файдаланган кешеләргә ярдәм ничек оештырыла? Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча да сораулар күп. Болар тиешле оешмалар тарафыннан хәл ителергә тиеш дип исәплим, – диде ул. 
Актанышбаш авылындагы башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова үзләрендәге инвалидлар белән эш хакында таныштырып үтте. 
Әйе, инвалидлыкны берәү дә сорап алмый. Шулай булгач, без көчебездән килгән кадәр аларга ярдәм итсәк, үзебезнең игътибарыбызны кызганмасак иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев