Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бездә “Актаныш таңнары” газетасына язылып бал-маскарадка билет отучылар кунакта булды

Декабрь аенда "Актаныш-таңнары" газетасына язылучылар арасында 5 билет уйнатачакбыз дип вәгъдә иткән идек.

          Лотереяны "Актаныш-информ"ның инстаграм битендә туры эфирда күрсәтеп бардык. “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев туры эфирда квитанцияләрен китергән абунәчеләрнең фамилияләре теркәлгән саннарны алды. Бәхетле абунәчеләребез- Әлфия Низамова (Актаныш), Илдус Закиров (Аеш), Фәния Садриева(Актаныш), Язилә Мингазова(Татар Суыксуы), Дания Абзаева(Куян).

        Бүген Айнур Рәсим улы Яңа ел бүләге- бүген район мәдәният сараенда узачак бал-маскарадка билетларны хуҗаларына тапшырды. Аеш авылында яшәүче, озак еллар авыл җирлеген җитәкләгән Илдус Закиров журналистларны бәйрәм белән тәбрикләп, барлык билет отучылар исеменнән рәхмәт белдерде

 

- Соңгы 5 елда "Актаныш таңнары" уйнаткан лотерея уенында катнашам дип йөрдем, ләкин әле теге, әле бу сәбәп чыгып квитанцияне җибәрә алмадым. Быел бееренче тапкыр бәхетемне сынап карадым, һәм бәхет миңа елмайды!- дип, сөенече белән уртаклашты.

       

        Хөрмәтле газета укучылар! Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз, Яңа елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев