Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бездә - яңалык

"Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры булып Илназ Наил улы Хөҗҗәтов эшли башлады. Илназ Наил улы 1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе...

"Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директоры булып Илназ Наил улы Хөҗҗәтов эшли башлады.
Илназ Наил улы 1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе директоры. 2002 елдан кабат Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара, ә 2006 елдан шул ук мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара.
Тормыш иптәше Гөлназ белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.
Җитәкчебезгә яңа хезмәтендә иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев