Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ АРМИЯ САФЛАРЫННАН ЯЗАЛАР: “Улыгыз өчен рәхмәт!”

Хабаровск өлкәсенең Белогорск шәһәрендә хәрби хезмәтен үтәп, шушы көннәрдә туган якларына җыенучы Актаныш егете Арслан Әхтәмовның әти- әнисе – Альберт Георгий улы һәм Илфира Марат кызы Сергеевлар исеменә подполковник, 02901 нче хәрби часть командиры Е.Гурьяновтан Рәхмәт хаты килеп ирешкән.

“Улыгыз дисциплиналы, җаваплы булуы белән хезмәттәш дуслары һәм командирлар каршында абруй казанды. Үзенең тыйнаклыгы, холкының рухи ныклыгы, командирларның боерыкларын үтәргә һәрчак әзер булуы, тапкырлык һәм акыллы инициатива күрсәтергә омтылышы белән яулады ул аны. Барлык бу күркәм сыйфатлар  – улыгызны тормышка, РФ Кораллы Көчләренә әзерләүдә хезмәтегез, сезнең тырышлык, тәрбия нәтиҗәсе. Киләчәктә дә улыгыз илебез иминлеге һәм бәхете өчен тырышып хезмәт куяр, дигән ышанычта калабыз. Бездән ихлас рәхмәтләрне кабул итегез,” – диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев