Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Безгә бүген Шәймиевләр килде (+ФОТОЛАР)

Гашыйклар көне уңаеннан оештырылган "Икегез пар килгәнсез" бәйгесе җиңүчеләре Зәринә һәм Наил Шәймиевләр белән без, ниһаять, 19 февральдә күрештек. Мөхәррият бинасына балкып килеп кергән бу бәхетле пар үзләреннән соң шактый вакыт елмаеп йөрерлек җылы һәм күңел матурлыгы калдырган булып чыкты. Форсаттан файдаланып аларның кавышу тарихын да белештек. Тыштан матур гаилә...

Гашыйклар көне уңаеннан оештырылган "Икегез пар килгәнсез" бәйгесе җиңүчеләре Зәринә һәм Наил Шәймиевләр белән без, ниһаять, 19 февральдә күрештек. Мөхәррият бинасына балкып килеп кергән бу бәхетле пар үзләреннән соң шактый вакыт елмаеп йөрерлек җылы һәм күңел матурлыгы калдырган булып чыкты.
Форсаттан файдаланып аларның кавышу тарихын да белештек. Тыштан матур гаилә эче тагын да матуррак булып чыкты. Шәймиевләр гаиләсе бу елның 15 февралендә агач туйларын билгеләп үткән. Тормыш дилбегәсен 5 ел бергә тотып баралар икән инде алар. Байсар авылы мәдәният йортында башланып киткән мәхәббәт тарихының инде үз җимешләре бар: ике уллары дөньяга аваз салган аларның. "Хәзер берәр нәни кызчык кирәк", - дип күңелләрен җилкендереп җибәрдек әле без дә.
Бер минутка да йөзләреннән елмаю китмәгән пар белән озаклап сөйләшеп утыру иде дә исәп, кечкенә Эмильнең теләге безнеке белән туры килмәү сәбәпле, бик тиз саубуллашырга туры килде.
Барысы да гадәти булган кебек иде: рәхмәт сүзләре, теләкләр, бүләкне тапшыру, истәлеккә фотосурәт... Гадәти үк булып җитә алмаган шул, махсус бүләгебезне тапшырырга онытканбыз. Ярый әле телефон заманасы. Бер машинада бәхетле Шәймиевләр гаиләсе Байсарга юл тотса, икенче машинада соңарган бүләгебез китте. Шәт, очрашканнардыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев