Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ПУЧЫДАН ЯЗАЛАР: Өлкәннәр көнен каршылап

1 октябрь -Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан районыбызда ункөнлек чаралар оештырыла. Пучы мәктәбенең 8б сыйныфы укучысы Энҗе Имамова фикерләрен шигъри юллар аша җиткерә.

Өлкәннәргә

Өлкәннәр сүзен ишетүгә,
Ирексездән күздән яшь тама.
Бу дөньяның яме булмас иде,
Өлкән буын хезмәт куймаса. 

Өлкәннәр бит-безнең башлангыч
Алар безгә һәрчак таяныч!
Рәнҗетә генә күрмик үзләрен
Һәрвакыт китерик аларга куаныч. 

Сезнең алда түбәнчелек белән
Баш иямен әйтеп мең рәхмәт!
Хәер-догада сез һәрчак булыгыз,
Җир йөзендә булсын бәрәкәт!

Олыгайган көндә һәммәгез дә
Булыгыз сез кадер-хөрмәттә!
Яшәгез саулык-байлык белән!
Мин каламы изге теләктә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев