Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ӘТӘС ҖИРЛЕГЕННӘН ЯЗАЛАР: Укытучы Мәдинә Дәүләтовага 90 яшь!

Бүген җирлегебезнең иң хөрмәтле кешеләрнең берсе,гомере буе,җирлек дип яшәгән,күпләребезнең яраткан укытучысы,киңәшчесе булган Дәүләтова Мәдинә апага 90 яшь.

   Мәдинә апаны барлык җирлек халкы исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз!  Аңа киләчәктә дә гомер юлларының бары тик бәхетләрдән генә торганын телибез!
  Кеше гомер үткән саен үзенең гамәлләренә, яшәешенә бәя биреп яши башлый. Мәдинә апа белән сөйләшкәндә дә ул үзенең гомеренең заяга үтмәгәнлеген,Әзһәм абый белән матур гомер яшәп 4 балага гомер биреп, җирлекнең яшәешендә дә җирлек патриотлары булып яшәүләрен горурланып искә ала. Ә күпме балага ул белем биргән!Мәдинә апа бүген дә.  әле үзе укыткан укучылары белән горурланып ,аларның һәр шатлыгы, куанычылары белән уртаклашып яши! Әйе алар ничек күңелдән китсен инде,- дие Мәдинә апа үзенең альбомындагы фотоларны актарганда да. Әйе, Мәдинә апа минем күңелемдә дә киноларда күрсәтелә, китапларда языла торган чын укытучы булып күңелдә саклана.Гәрчә мин аның укучысы булмасам да. Мәдинә апа үзенең киңәшләре,фикерләре белән минем әкренләп тормыш укытучыма әйләнгән кешеләрең берсе ул. Мәдинә апаның  эшемдә дә бик күп  киңәшләре кирәк булды,аларны тоеп мин икенче чаралар үткәрергә көч ала идем. Аның язган шигырь китабы да күптәннән инде минем өстәл китабыма әйләнде. Ә ул китап үзе бер дөнья! Купме авылыбыз, авылдашларыбыз турында шигырьләр тупланган анда. Мәдинә апаның бу китабын Апач авылының  күңел ,хәтер китабы  дип бәяләсәк дөресрәк тә буладыр әле. Әйе,Мәдинә апаның  бүген дә яшәеше авылдашлары,күршеләре,балалары белән тыгыз уралышта. Күпме әби-апаларыбыз,абый-энеләребез, сеңелләребез Мәдинә апаның төпле фикерен ишетергә дип аньң янына киләләр, хөрмәтлиләр,зурлыйлар! Барыбыз да белгәнчә,Мәдинә апаның гомере балаларга белем биреп үткән. Мәдинә апаның күпме мактау кәгазьләре шаһит аның хезмәтенә!Минем максатым да Мәдинә апаның мактау кәгазьләрен санау түгел. Ә җирлегебез диеп,90яшен тутырган көндә дә авылыбызга  дан җырлаучы гади авыл укытучысы Мәдинә апаны күркәм гомер бәйрәме белән котлау иде.Мәдинә апа,киләчәктә дә гомер юлларың авылда авылдашларың белән, күршеләрең, дусларың,балаларың,онык-оныкчыкларың белән бергә рәхәт итеп яшәп үтсен!Без сиңа авылдашларың ныклы сәламәтлек,бәхетле картлык,иҗат чишмәңнең дә саекмавын теләп калабыз!
Мәдинә апа!
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булса күңелдә. 
Бәхет,шатлык,сәламәтлек,
Юлдаш булсын Сезгә  гомергә!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев