Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде

Ел саен июньнең өченче атнасында ак халатлы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Актанышыбызда быел ул Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният учагында үткәрелде.

Ак халатыгыз төсле ак күңелегез,

Алгы сафта атлап барасыз.

Тыйнак кына гомер кичерәсез,

Кеше сәламәтлеге өчен янасыз.

 

Бер җылы сүз канат куя иңгә,

Тылсым өреп безне яшәртә.

Бар дөньяны якты нурга күмеп,

Йөрәктә дәрт өстәп яшәтә.

 

Кояш нурлары җиһанны җылыта. Гөлләр елмаеп кояшка үрелә. Ә безнең җанны җылытырга бер җылы сүз җитә. Ихлас теләкләр булып барган сүз күңел гөлләрен яшәртә. Сезгә йөрәк түренннән чыккан хисләремне бу язмам аша күңелегезгә хуш килер дип ышанам.

 

Ел саен июньнең өченче атнасында ак халатлы медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Актанышыбызда быел ул Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният учагында үткәрелде. Шат, елмаюлы йөзләр. Ак халатка ияләшкән күзләр аларны бөтенләй башкача, төрледән-төрде матур киемнәрдән күрде. БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Ул көнне, баш табиб чакыруы буенча, ветеран шәфкать туташларын да җыйдылар. Без бу чакыруга, сөенә-сөенә килдек. Шундый зур хөрмәт!  Пенсиягә киткәч тә онытмаулары иңнәребезгә канат, күңелләребезгә якты ышаныч, киләчәккә өмет уятты.

Район җитәкчесе Энгель Фәттахов бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итте. Киләчәктә хастаханәгә зур игътибар булачагына өмет уятты.

 

Хастаханә гомер-гомергә авыруларның сихәт алып чыга торган урыны бит ул. Элек-электән үк нинди зур, тирән белемле, бөек шәхесләребез – табибларыбыз эшләгән анда. 1975 елда Камбәр Хәбибуллин төзеткән, озак еллар баш табиб булган, республикада I урынны бирмәгән, Кызыл Байраклы, данлыклы хастаханәбез бит ул. Коллектив шулкадәр көчле, дус-тату, тирән белемле табиблары, шәфкать туташлары белән тулыланган иде. Хәзер инде күпмесе бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары җәннәттә булсын. Үз-үзләрен аямыйча, сәламәтлекләрен уйламыйча, авыруларга сихәт биргән кешеләр эшләде биредә.

Хастаханәбезнең данын түбән төшерергә хакыбыз юк. Һәрбарчабыз да изгелек ияләре булырга тиешбез. Авырулар безгә өмет тулы күзләре белән, бер җылы сүз ишетергә, сихәт алырга киләләр. Бөтен белемебезне, якты йөзебезне, йомшак сүзебезне кушып эшләргә тиешбез.

Реклама

 

Бер олы аксакалның 3 килене булган. Ул аларга шундый сорау куйган: “Нәрсәнең тавышы еракларга ишетелә?” 2 килен үз җавапларын биргән. Чират төпчек киленгә җиткән. Ул: “Изгелекнең тавышы еракларга кадәр ишетелә, – дигән. –Әгәр син изгелек эшлисен икән, ул ерак-еракларга таралачак”. Син дөрес әйтәсең, килен, рәхмәт”, – дип, аны хуплаган аксакал.

 

Әйе, изгелек, саф күңел безнең хастаханәбездә дә тулып торырга тиеш.

 

Районыбыз җитәкчесе өметле, җылы сүзләр әйтте: “Киләчәктә медицинада югары сыйфатлы медицина җиһазлары белән дәвалау үткәреләчәк”, – диде.

Энгель Нәвап улының әйткән сүзендә торачагына, киләчәктә югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеләчәгенә иманым камил.

Гомеребез буе шунда эшләп чыккач, хастаханә безнең өчен иң якыны. Алар өчен борчыласың да, сөенәсең дә. Аларның бары тик елмаюлы йөзләрен күрәсе килеп тора. Эшкә сөенеп барсыннар, өйләренә сөенеп кайтсыннар. Үзләре дә  сәламәт булсыннар – монысы иң мөһиме.

 

Икенче сүзне баш табиб Айдар Хәев алды. Ул, иң әүвәл, ветераннарга рәхмәтен белдерде. Йомшак җылы сүзләр күңелгә һәрчак рәхәтлек бирә. Айдар Рәфгать улы хастаханәгә   әйләнеп кайтты. Аның өчен бу җиңел генә кабул ителгән карар булмагандыр. Җитәкче эше –  бик авыр хезмәт бит ул. Ул үз көченә ышанган, димәк. Киләчәктә югары технологияле, белемле, тәҗрибәле табиблар, шәфкать туташлары белән тулыландырылыр, район үзәк хастаханәсе республикадаI урынга чыгар, дип өметләнәбез. Моңа, иң беренче, халык бәһасе кирәк. Халкыбыз риза, эшебездән канәгать икән, без тиешенчә эшлибез, димәк. Тагын бер кат  ассызыклап әйтәм. Район җитәкчебез Энгель Нәвап улы – әйткән сүзендә тора торган җитәкче ул. Кадрларны бөтен уңайлыклар белән тәэмин итәргә, диде. Иң беренче: яшь табибларыбызга – яшәү урыны.

 

Кичәбез концерт номерлары белән үрелеп барды. Алдынгыларны котладылар. Алар өчен сөенеп, горурланып утырдым. Күңелемне бернәрсә китеп алды. Һәрбер бүлектә дә тырышып эшлиләр. Бүләкләү вакытында һәрберсеннән дә тигезләп алынса яхшырак булыр иде.

 

Сөенеп утырдым, Энгель Нәвап улы киләчәктә республикада үткәрелә торган “Ак чәчәкләр” бәйрәме кебек, районда да зур бәйрәм итеп, акчалата бүләкләү белән кертеп җибәрергә кирәклеген әйтте.

 

Бу бәйрәм табигать кочагында, сабантуй мәйданында үткәрелсә, тагын да күбрәк медицина эшчеләре, балалары белән кушылсалар, тагын да күңеллерәк, ямьлерәк төсмер алыр иде.

 

Киләчәктә исән-сау булып, әйткән сүзләр телдә генә калмыйча, районыбызны медицина өлкәсендә хөрмәтле, зыялы итеп күрәсе килә. Мин дә, үз чиратымда, коллегаларым,  шәфкать ияләренә, бары тик ныклы сәламәтлек, яшьләргә саф мәхәббәт, бетмәс-төкәнмәс көч, тирән белем һәм елмаюлы йөзләр, җылы сүзләр белән авыруларны дәвалауларын телим.

“Ак чәчәкләр” җырындагыча, ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев